Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге клубта анадан тума чишенгән өчен эшеннән куылган кыз конкурсны оештыручылардан акча таләп итә - видео

Төмәндәге клубларның берсендә "Студентларны беренче курска кабул итүне" билгеләп үткәндә шәһәрдәге оешмаларның берсендә администратор булып эшләгән кыз да катнашкан.

news_top_970_100
Төнге клубта анадан тума чишенгән өчен эшеннән куылган кыз конкурсны оештыручылардан акча таләп итә - видео
Төмәндәге төнге клубларның берсендә студентларның беренче курска кабул ителүен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәләр. Чираттагы конкурста катнашырга чыккан егетләргә һәм кызларга анадан тума чишенергә тәкъдим ителә. Приз - тату салонына 1 мең сумлык сертификат.

Егетләрнең һәм кызларның берсе анадан тума чишенә. "Финал"дагы ярышта егет җиңә, аңа вәгъдә ителгән приз - 1 мең сумлык сертификат тапшырыла. 

Бу хакта Төмәндәге мәгълүмат чаралары яза башлагач, кызның кем икәнен ачыклыйлар. Аның беренче курс студенткасы булмаганлыгы, шәһәрдәге оешмаларның берсендә администратор булып эшләве ачыклана. Кызны, әхлаксызлыкта гаепләп, эшеннән куалар. 

Кыз "мин нәрсәдер эчтем дә, "белая горячка башланды, мин үзем дә нәрсә булганын аңлап бетермәдем" дип аклана. Аннары ул: "Мин изге түгел икәнемне аңлыйм, әмма конкурсны оештыручылар да гаепле. Нигә кирәк мондый конкурслар", - дип һөҗүмгә күчә. Ул үзенә килгән әхлакый зыян өчен конкурсны оештыручылардан 50 мең сум акча таләп итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100