Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Супер булган бу": Фирдүс Тямаев "Гомер үтә" җырына ремикс ясаган

"Супер булган бу": Фирдүс Тямаев "Гомер үтә" җырына ремикс ясаган

news_top_970_100
"Супер булган бу": Фирдүс Тямаев "Гомер үтә" җырына ремикс ясаган
"Гомер үтә" - Фирдүс Тямаевка популярлык китергән җырларның берсе. Ул Сәкинә Хәйруллина сүзләренә язылган. Көен Фирдүс үзе иҗат иткән. Җырчының YouTube каналында бу җырның видеосын 176 мең тапкырдан артыграк караганнар. 

Фирдүс җырының туган көне турында инстаграмында язган. "Кәефегезне күтәреп, иң яраткан, дәртле җырымны тыңлагыз әле. Никтер бу җырны тыңлагач, кәеф күтәрелә, яшисе килә. "Гомер үтә" 4 ел элек язылган җыр, ә барыбер туйдырмый!" - дип яза ул. 

Инстачылар "Бер җырың да туйдырмый. Барысы да эчтәлекле", "Сезнең концерттан соң, башка бер концертка да барасы килми", дип яза. 

Әлеге язма янындагы видеода Фирдүс Тямаев "Гомер үтә" җырын яңача җырлый. Тамашачылар ремиксны да ошаткан. "Көчле җыр, теләсә нинди ремикста да", "супер булган бу", диләр. 

Бу видеога йөздән артык комментарий язганнар, ярты көн эчендә 60 меңнән артык кеше караган.  



"Гомер үтә" җыры оригинал вариантта "Татар-информ" каналында тыңлап була.

   

"Гомер үтә"
Сәкинә Хәйруллина сүзләре,
Фирдүс Тямаев көе


Гомер үтә, нигә үтә
Еллар артын, ел йомгагын сүтә-сүтә.
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Айлар түгел, еллар түгел,
Гомер юлын бары матур эшләр бизи.
Армас-талмас йөрәкләргә
Җимеш булып килеп керер гомер көзе.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер үтә, нигә үтә,
Кешелекне уйга салып, сәгать суга
Яшәү ямен, тормыш ямен,
Саклар өчен син дә мин дә җиргә туган.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер үтә, нигә үтә
Еллар артын, ел йомгагын сүтә-сүтә.
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100