Социаль челтәрләрдә Фирдүс Тямаевның аты-юлы белән сүгенгән видеоролигы чыкты

12 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Инстаграмда җырчы Фирдүс Тямаевның сүгенгән видеосы чыкты. Репетиция вакытында җырчы русча һәм татарча аты-юлы белән кемгәдер сүгенә. Кемнәрнедер "д...ы, бл..." дип атый, аннары "фәлән итәбез вич!" дип татарча сүгенә. Татарстанның атказанган артисты репетицияләрен гел шулай сүгенеп алып барамы? Ачыклык кертер өчен, без Фирдүс белән элемтәгә кердек.
- Фирдүс, әлеге видеода сез бит?
- Әйе, мин. Ләкин бу видеоның ике варианты бар: оригиналы – миндә, сездә булганы бары тик фейк эше генә.

- Бу видеоны кем яздырды соң?
- Оригиналын минем төркемдә эшләүче егет яздырды. Оригиналда бер сүгенү сүзе юк. 

- Ә “фейковый” роликның авторы кем?
- Сеңлем, дусларым арткан саен, дошманнарым да арта. Казанда тугыз көн концерт куйдым. Бу күренеш кемгә ошасын ди?!

- Шулай калдырасыз әллә? Бу егетне эзләп табарга теләмисезме?
- Кирәк дип таба икән, эшләсен. Бер егет шулай бер кыланган иде бит инде. Без аны таптык. Чаллы егете иде ул. Тимәдек, әлбәттә. Алар бит шундый видеолар ясап, мине пиарить итәләр. Минем нинди икәнемне концертларыма килгән тамашачым белә. 

- Сез, гомумән, сүгенәсезме соң?
- Әйе, үземнән фәрештә ясамыйм.

- Кайчан сүгенәсез?

- Ачуымны чыгарсалар, сүгенә алам. Репетиция вакытында, кирәк булса, командама да эләгергә мөмкин. Мин фәрештә түгел!


Ә монысы исә Фирдүс Тямаевның үз аккаунтында чыккан, җырчы "чын" дип атаган видеоролик. Теге роликта сүгенү сүзе яңгыраган урыннарда җырчы: "Долбонем бүген! Селкетәбез!" дип кычкыра.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла