Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шыгырданда никах кунакларын арбага утыртып йөртәләр - видео

Чувашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылында никах мәҗелесе алдыннан кодалар каршылау тамашасы төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

news_top_970_100
Шыгырданда никах кунакларын арбага утыртып йөртәләр - видео
Кодалар утырган машинаны ишегалдына кадәр кертәләр. Кунакларны татар милли киемнәре кигән кызлар, ике яклап кунаклар тезелешеп каршылый. Татарча бию көе уйнап тора. Күтәренке кәеф видео кадрларыннан да сизелә, хәтта. 

Никах видеосы инстаграмда video_tatarstan аккаунтында чыкты.

Кызлар биеп тора. Ике яклап тезелешкән кунаклар кул чаба. Машина багажнигыннан күчтәнәчләр чыгаралар. Матурлап бизәлгән татлыларны хуҗаларга тапшыралар. 

Шуннан соң кода белән кодагыйны ак җәймә япкан арбага утыртып, алып китәләр. Без кода-кодагый дип фаразлыйбыз. Инстачылар исә кунакларны шулай алып керәләрдер, дип язалар. Кем генә булса да, йоласы шул, димәк. "Арбада кода белән кодагыймы? Кызыклар. Мондыйны күргән юк иде әле", дип әйткәннәр.

Һәр якның үз йоласы, үз гадәтләре. Сез дә үзегез тирәдәге йолалар турында языгыз әле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100