Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шундый чибәр кызга кем бәрәңге капчыгы кигезде икән?”: инстаграмда Гөлназ Асаеваның яңа образын тәнкыйтьлиләр

Җырчы Гөлназ Асаева, текә итеп киенеп, фотога төшкән. Әлеге фото белән ул үзенең “Instagram” челтәрендә уртаклашкан. Җырчының яңа образы язылучыларда төрле фикер тудырган.

news_top_970_100
“Шундый чибәр кызга кем бәрәңге капчыгы кигезде икән?”: инстаграмда Гөлназ Асаеваның яңа образын тәнкыйтьлиләр

Гөлназ үзенең “Instagram” челтәренә язылучыларыннан: “Ничек сезгә образ?” - дип сораган. Аның иҗатын яратучылар фото астында төрле фикерләр калдырганнар.

“Өйдә генә киеп йөрерлек”, “шундый чибәр кызга кем картуф (бәрәңге) капчыгын кидерде инде? Абау... Сал... Нәнәң шулай күрсә, бәреп үтерә”, “матур түгел”, “миңа ошамый бу кием”, “куркыныч”, “сезгә килешми”, - дип язучылар бар.

Язылучыларның берсе әлеге образны “бомж”лар киеп йөргән киемгә охшаткан. Гөлназ аңа җавап биргән: ““Бомж”лар шулай йөрсә, яхшы булыр иде әле”, - дип язган.

Шулай ук образны ошатучылар да бар. “Яшьлек бит ул бер генә, килешә”, “матур”, “бик матур, образны үзгәртеп торырга кирәк”, “чибәрлекне бозып булмый”, - дигәннәр.

Сезгә Гөлназның әлеге образы ошыймы соң?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100