Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шоу тәмам: Ольга Бузова үзенә пар сайлады, ә ул аны алдады

“Замуж за Бузову” исемле шоуның бердәнбер финалисты Денис Лебедевны махсус төркем акча һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган.

news_top_970_100
Шоу тәмам: Ольга Бузова үзенә пар сайлады, ә ул аны алдады

“Замуж за Бузову” тапшыруының сигезенче эпизодында көтелмәгән хәл килеп чыккан иде: Ольга шоуда катнашучы барлык егетләрне куып, Суздаль шәһәреннән килгән эшмәкәр Денис Лебедевны гына калдырды.

Шоуның финал тантанасында Денис Ольганы чәчәкләр белән бизәлгән бүлмәгә чакырып, аңа шигырь укыды һәм балдак бүләк итте. Ольга, бераз уйлап торгач, балдакны бармагына киде. Яшь пар үзенең нияте турында башкаларга хәбәр итте. Әлеге мизгелләр сурәтләнгән видеоны Ольга Бузова башта инстаграмына урнаштырган иде. Денис Лебедевның җырчыны алдавы ачыклангач, ул видеоны аккаунтыннан алган.

Егетнең шоуда җырчының популярлыгыннан файдаланып, үзенә акча эшләү нияте белән генә катнашканы ачыкланды. Бу хакта егетнең телефон аша язышканын дәлилләүче скриннардан билгеле булган. Алар интернет буенча таралган, дип яза ТНТ.

Проектка килер алдыннан, Денис бер төркем кеше белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән: бу төркем Денисны акча, машина, шофер һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткән, ә ул, Оляга өйләнеп, бу “контора”ны танытырга тиеш булган.

“WhatsApp”та махсус төркем ясап, әлеге кешеләр Дениска Оляны яулау адымнарын өйрәтеп барганнар. Ольга Бузовны яулау буенча төркемдә Володя Травников исемле кеше иганәче буларак күрсәтелгән. Денис Бузовага бүләкләр, чәчәкләр алу өчен, аны рестораннарга йөртү өчен фирманың администраторы Алена Клепиковадан һәрвакыт акча таләп итә торган булган.

Сыр җитештерү белән чынлыкта Вита Белоусова – Денисның дус кызы шөгыльләнә икән. Өстәвенә, бу кыз Денисны шулай ук акча белән тәэмин иткән. Телефонда язышуларыннан күренгәнчә, алар бер талашып, бер кавышып яшиләр.

Лебедев шулай ук беренче хатыныннан да 70 мең сум, ә аның әтисеннән 110 мең сум алып торган һәм ул акчаны кайтармаган.

  • Ольга Бузова проектның соңгы көннәрендә Александр Гринев һәм Сергей Зеленскийны куып ялгышканмы? Кызның мәхәббәтен яуларга теләүче бу ике егет полиграфта тикшерү узгач, аларның җырчы белән тулысынча ихлас булмаулары ачыкланган иде. Беренчесе элекке кызларына хыянәт итүен яшергән. Проект башында Ольга аны ошатып йөргән, тик соңрак егетнең мәхәббәт артыннан түгел, ә «Как я соблазнил Бузову» китабын язар өчен килүен аңлаган. Сергей Зеленскийны Бузова үзе өчен бик идеаль ир дип санап, аны кире каккан иде.

Үзенең инстаграмында Ольга Бузова әлеге хәл турында “комментарийларсыз гына” хештегы белән “Тәмам” дигән пост урнаштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100