Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шаяннар һәм тапкырлар клубы йолдызы Рамил Агдеев Мөнир Рахмаевның яңа клибын мактый

Рамилнең Казан кафеларының берсендә тамашачыларга мөрәҗәгать иткән видеосы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. "Ә сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме?" дигән сорауга тамашачылар көлә башлый.

news_top_970_100
Шаяннар һәм тапкырлар клубы йолдызы Рамил Агдеев Мөнир Рахмаевның яңа клибын мактый
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда татарча КВН лидерларының берсе Рамил Агдеевның видеосы тарала. Казан кафеларының берсендә шоу вакытында Рамил Агдеев тамашачыларга "Ә сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме?" дип мөрәҗәгать итә. Бу мизгелдә тамашачылар көлә башлый. Ник көлгәннәре аңлашылып бетми: Мөнир Рахмаев бу арада гына көлкеле клип чыгармады бит! 
  • Гомумән, бу арада җырчының борчулы чагы - аның мошенниклар тозагына эләккәнен "Интертат" язган иде. Мөнир үзе аңлатканча, мошенниклар аны интим видео белән шантажлый: алар интим видеоны Мөнирнең ВКонтактедагы дусларына тарату белән янап, җырчыдан 10 мең сум акча сорый. Видеоны караган кешеләр аны болай тасвирлый: видеода Мөнир Рахмаевка охшаган ир-ат видеочат аша шәрә кызга карап интим хәрәкәтләр ясый. Кыз ир-атны ымсындыра, алар виртуаль рәвештә бер-берсен назлый. Мөнир мошенникларга акча күчермәгән, ә аның исемен пычраткан видео социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. Мөнир бу видеога төшүен кире кага, ул видео монтаж ярдәмендә эшләнгән, ди. 


Шуңа да Рамил Агдеевның нинди клип турында сөйләгәне һәм тамашачыларның нәрсәдән көлүе аңлашылып бетми. "Сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме? Менә, ниһаять, яхшы, кызык клип төшерде! Бик шәп аның клибы. Актерлык осталыгы! Икенче пландагы роль! Кызны күрдегезме? Татар кызы түгел икәне күренә, әйеме? Һәм иң яхшы әйбер бу клипта - ул, әлбәттә, монтаж! Профессиональ монтаж, дуслар. Мөнир, дустым, без сиңа ышанабыз: ул әлбәттә монтаж!", - дип сөйли Агдеев. Ул сөйләгәндә, тамашачылар әледән-әле көлә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100