Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәфәгать абый Салихов бик начар күрә иде... Үзе һаман рульдә йөрде"

"Шәфәгать абый Салихов бик начар күрә иде... Үзе һаман рульдә йөрде"

news_top_970_100
"Шәфәгать абый Салихов бик начар күрә иде... Үзе һаман рульдә йөрде"
Кичә кич танылган баянчы Шәфәгать Салиховның фаҗигале үлеме турында билгеле булды. Артист Казан-Чаллы юлында авариядә һәлак. Социаль челтәрләрдә аның бер банкеттан икенчесенә ашыкканда һәлакәткә очравы турында язалар. Артист туган ягы Азнакайда җирләнәчәк, көне һәм вакыты әлегә билгеле түгел.

Социаль челтәрләрдә Шәфәгать Салиховның хезмәттәшләре, татар артистлары, журналистлар аның турында хәтирәләрен уртаклаша. Телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова Шәфәгать Салиховның бик начар күрүен, шуңа да карамастан рульдә йөрүен язган.

"Чаллы - Казан трассасында юл һәлакәте. Күзләре бик начар күрә иде Шәфәгать абыйның... Үзе һаман рульдә йөри иде", - дип язган Ләйлә инстаграмда.


Шәфәгать Салиховның начар күреп тә, рульдә йөрүе турында Камал театры хезмәткәре Инсаф Хәмитов та язган. 

"Мин бервакыт, кыюлыгымны җыеп, аннан күпләтә "минус"лы күз күрүе белән автомобиль йөртергә курыкмыйсыңмы дип сорадым. Ул тамчы да курыкмавы турында әйтте. Шәфәгать абый Аллаһ биргән талантлы музыкант иде, бик тыйнак һәм лаек кеше иде", - дип язган Хәмитов.

Буген якты доньядан легендар баянчы, чын зур Шэхес, тугры Дус, ныклы Кинэшче , алтын КЕШЕ ШЭФЭГАТЬ САЛИХОВ киткэн... Чаллы - Казан трассасында юл халэкэте... Кузлэре бик начар курэ иде Шэфэгать абыйнын... Узе хаман рульдэ йори иде... Инде 1 ел буена сузганнан сон, якын араларда тапшыру эшлэргэ сойлэшкэн идек... Урынын ожмах турлэрендэ булсын Шэфэгать абый... Шулкадэр авыр хэбэр... Йорэк елый...

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100