Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сезне күргән саен Хәния Фәрхи искә төшә"

Автор башкаручы Зифа Нагаева Инстаграм битендә визажистының кызы белән төшкән фотосын урнаштырган. Ә язылучылар Зифа Нагаеваны татар эстрадасы Примадоннасы Хәния Фәрхигә охшатканнар.

news_top_970_100
"Сезне күргән саен Хәния Фәрхи искә төшә"
"Минем иң зур критик-визажист! Уфа концертына мине әнисе белән бергә әзерләүче Айзируш", - дип язган Зифа Нагаева визажистының кызы турында.

"Сөбханалла, икегезгә дә, күз тимәсен. Мин гел уйлап йөри идем: "Зифа Нагаеваны кем шулай матурлата икән", - дип. Менә хәзер белдееееем, сезнең "кечкенә Визажистка"гыз үзе бик матууууур кыз икән. Ходай бәхетләрен бирсен. Матур кызның Әнисенә дә сезне бииииик матурлатып, елмайтып торганга зур рәхмәт. Кулларында ут уйната икән, ә сез сәхнәдә. Сез кемнәр белән генә фотога төшсәгез дә мин сезгә бик-бик гашыйк. Хәтта кырда кар эчендә ялгыз утырып калган тигәнәккә сәлам биреп төшкән фотогызга да мин битараф була алмадым. Сезгә сәламәтлек телим. Сезне экранда күргән саен, мәрхүм Хәния искә төшә. Исәнлек белән, озын гомер телим Сезгә", - дигәннәр язылучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100