Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Лазарев: "Шашлыкка ит сайлап йөри идем, һәм бах - кызым туган, имеш"

Сергей Лазарев: "Шашлыкка ит сайлап йөри идем, һәм бах - кызым туган, имеш"

news_top_970_100
Сергей Лазарев: "Шашлыкка ит сайлап йөри идем, һәм бах - кызым туган, имеш"
Җырчы Сергей Лазарев кызы тууы турында мәгълүматны кире каккан. "Хәбәрегез өчен рәхмәт инде. Үзем дә ишеткән идем. Шашлыкка ит сайлап йөри идем, бах - кызым туган, имеш. Ә нигә игезәкләр түгел икән? Пресса артистлар тормышын яхшырак белә инде. Минем шәхси тормышым турында уйлап чыгарырга яраталар да инде", - дип сөйләгән ул "Комсомольская правда"га.

Аңа кадәр газета, социаль челтәрләрдәге аноним чыганакларга таянып, Сергей Лазаревның кызы тууын хәбәр иткән булган. Имештер, бу факт RU.TV премиясен тапшырганда сәхнә артында билгеле булган.

Җырчы Сергей Лазаревның дүрт яшьлек Никита исемле улы бар инде. Шунысы кызык: улы барын җырчы өч ел яшереп йөргән иде.

Искәртеп үтик, Лазарев быел Россия исеменнән "Евровидение" җыр бәйгесендә чыгыш ясады һәм өченче урынга лаек булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100