Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Безруков кабат әти булды!

Сергей Безруков кабат әти булды!

news_top_970_100
Сергей Безруков кабат әти булды!
Россиянең халык артисты, актер Сергей Безруковның улы туган. Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итә.

Артист бала тудыру йортында төшкән фотосын күрсәткән. Фото астында ул хатыны Аннага рәхмәт сүзләрен язган: "Улым! Һәм мин кабат аның янында булдым. Анечка, сөйгәнем, якыным минем! Рәхмәт сиңа!" - дип язган Безруков.


Безруков белән кинорежиссер Анна Матисон 2016 елда өйләнештеләр, ә берничә айдан аларның кызлары Мария туды. Майда исә Аннаның кабат бәби көтүе ачыкланды.

Безруковка 45 яшь. Былтыр май ахырында ул Татарстанга, Буа театры уздырган театр фестиваленә килгән иде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100