Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сердце-магнит» хитын җырлаучы Согдиана белән Гүзәл Уразова «Нигә генә» җырын башкара

Гүзәл Уразова фанатлары Согдиананы туган көне белән котлый.

news_top_970_100
«Сердце-магнит» хитын җырлаучы Согдиана белән Гүзәл Уразова «Нигә генә» җырын башкара

Гүзәл Уразова фанатларының рәсми төркемендә рус эстрадасы җырчысы Согдиананы туган көне белән котлыйлар. Котлау янына Гүзәл белән Согдиана башкарган дуэт видеосы да куелган.

«Бүген Согдиананың туган көне. Гүзәл Уразованың барлык фанатлары исеменнән аны котлыйбыз. Согдиана! Иҗади уңышлар, яңа хитлар, бетмәс-төкәнмәс алкышлар һәм тамашачы мәхәббәте телибез. Без «Нигә генә» дуэтын бик яратабыз. Тагын бергәләп яңа җырлар көтәбез», — диелгән әлеге язмада.

«Нигә генә» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, көен һәм аранжировкасын Илдус Дәүләнов язган. Гүзәл татарча, Согдиана русча җырлый.


Бу җыр Согдиананың youtube каналында да чыкты. Алар Казанда «Пирамида»да Гүзәлнең туган көненә багышланган концертта шушы җыр белән чыгыш ясаган булган.

Әлеге видеода Согдиана Гүзәлгә матур комплиментлар әйтә. Гүзәл үзе Согдиана белән озак еллар дус булуы турында сөйли.
 

Согдиана - Чечняның халык артисты, Ингушетиянең атказанган артисты. «Сердце-магнит», «Я выбираю» кебек җырлары белән таныш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100