"Сеңлең китте, әйдә, соңлама!" Ришат Төхвәтуллинны өйләнергә кыстыйлар

8 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

"Җәй уртасы, ә мин һаман да шәһәрдә. Бу яхшымы, әллә начармы?" - дип сораган Ришат Төхвәтуллин укучыларыннан. 

Барысы да аңа өйләнергә кирәк дип яза башлаган.

"Өйләнергә вакыт җитте бугай инде. Аннан соң бергә ял итеп кайтырсыз. Бөтен акчаны эшләп бетереп булмас инде ул, ә өйләнер вакыт үтеп китәргә мөмкин, матуркаем", - дип акыл өйрәткән бер ханым.

"Өйлән дә, ял итәргә барыгыз",  - дип киңәш иткән берсе. "Урманга утын төяп йөрмиләр",  - дип каршы төшкән тагын берсе.

"Брат, калдың өйләнмичә. Сеңлең китте, әйдә, соңлама!"

"Кайчан өйләнеп куясың инде, шулкәдәрле чибәр, матур, сандугачтай моңлы тавышың, нишләп йөрисең соң, җанныкаем өйләнмичә дә? Бик килешә ак төс үзеңә... Ник Казанда әле син әле дә?"

"Матур егет инде, әрәм генә булды", - дип яза бер кыз, мөгаен, Ришатның сеңлесен кияүгә бирүен исәптә тотып. 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла