Саймә апа Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында кызын туган көне белән котлаган

24 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Регина Гомәрова
Популяр җырчыларның аккаунтларына язып, якыннарын котлауны үтенгән кешеләр шактый. Саймә апа исә барысын да уздырган. Ул кызын Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында котлаган.

"Гомернең яртысы юлда, машинада үтә. Озак вакыт бер машинада йөргәч, аның да җаны бардыр һәм ул сине аңлыйдыр кебек тоела башлый. Дуслар, сезгә дә шулай тоеламы, әллә машина сезнең өчен юл йөрү ысулы гынамы?" - дигән лирик пост язган җырчы. 

Саймә апа исә: "Бүген минем КЫЗЫМ ның туган көне. Чын күңелемнән тәбриклим, КЫЗЫМ. Саулык-сәламәтлек телим. Гаилә бәхете, шатлыклы көннәр, хәерле, бәрәкәтле телим. Балаларыгызны тигезлектә үстереп, игелекләрен күрегез", - дип язган. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, ул кызының исемен дә язмаган, кызының аккаунтын да билгеләмәгән. Кызы бу котлауны ничек күрергә тиешлеген белмибез. Мөгаен, кызы Ришат Төхвәтуллинның аккаунтларын даими карыйдыр дип фаразлыйбыз. 

"Кызыгызның үзенә язсагыз, тагын да шатланыр иде", - дип язган Алия. 

"Мин дә кушылам", - дип язган Ришат Төхвәтуллин.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Половина жизни проходит на дороге, в машине. Когда долго пользуешься одной и той же машиной начинает казаться, что она тебя чувствует, понимает, как будто у неё тоже есть душа. Дорогие друзья! Бывают ли у Вас такие ощущения? Гомернең яртысы юлда, машинада үтә. Озак вакыт бер машинада йөргәч, аның да җаны бардыр һәм ул сине аңлыйдыр кебек тоела башлый. Дуслар, сезгә дә шулай тоеламы, әллә машина сезнең өчен юл йөрү ысулы гынамы? #ришаттухватуллин #водитель #машина

Публикация от Rishat Tukhvatullin  (@rishat_thv)






  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла