Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сан-Франциско татарлары Тукай җырын җырлый

Сан-Франциско татарлары Тукай җырын җырлый

news_top_970_100
Сан-Франциско татарлары Тукай җырын җырлый
Сан-Францискода яшәүче милләттәшләребез Габдулла Тукайның "Туган авыл" җырын башкара. Видеоязманы үзенең YouTube каналына Илһан Садри элгән.

Видеодан күренгәнчә, Илһан гитарада уйный, Надия җырлый.      


Илһан Садри - татар дөньясында билгеле шәхес. Ул татар мәдәни мирасын туплау белән мәшгуль. Үзенең "The Peremech Lounge" дип аталган интернет сәхифәсенә ул татар композиторларының, җырчыларының классик җырларын элеп бара һәм дөньяга таныта.

Илһан Садри чыгышы белән Пенза татарларыннан. Аның әбисе Зөһрә Кугушева 1910 елда Пенза губернасында туган. 1917 еллар тирәсендә Зөһрәнең бабасы Хәсән Кугушев, туганнарын җыеп, Кытайның Манчьжурия өлкәсендәге Хайлар шәһәренә күченеп китә. Зөһрә Кугушева шунда татар мәктәбе җитәкчесе булып эшли, аннары Төркиядә китә, 2000 елда вафат була. Илһан Садри Зөһрә Кугушеваның кызы Талиянең улы, 1966 елда Канадада туган.

Милләте, тамырлары белән кызыксыну сәбәпле, татар мирасын интернет сәхифәгә туплый башлаган. "The Peremech Lounge" дип аталган блогын ул 2006 елда ачкан. Әлеге блогта татар ретро җырлары саклана, аларны теләсә кайсы интернет кулланучы тыңлый ала.

Бу тупланманың чыганагы – Шәмсия һәм Салих Апакайлардан калган шәхси мирас. Апакайлар - Америка татарлары белән элемтәләр булдырылуга күп көч куйган, совет чорында ук АКШтан Казанга килүгә ирешкән кешеләр. Казанда алар татар җырчылары, артистлары белән танышып, пластинкалар, альбомнар җыя торган булганнар. Хәзер Илһан Садри, Апакайлар туплаган җырларны заманча форматка күчереп, яңа буынга тәкъдим итә. “Мин дөнья халкына татарларны танытырга телим, безне белсеннәр, күрсеннәр, дим. Татар халкы тырыш, матур, эчкерсез. Тарихыбыз бай, мәдәниятебез искиткеч. Ә ашларыбыз телне йотарлык, шуңа мин блогымны “Пәрәмәч” дип атадым”, - дип сөйләгән иде Илһан “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илһан Садри блогында, татар тамашачысына инде таныш ретро сәнгатькәрләрнең иҗаты белән беррәттән, милләттәшләребезгә билгеле булмаган язмалар да бар. Мәсәлән, Илһанның әбисе Зөһрә Кугушева укуында Габдулла Тукай шигырен уникаль язма дип атап була. Блогта шулай ук пластинка-кассеталарның автографлы тышлыкларының рәсемнәре дә бар. Мәсәлән, җырчы Мәрьям Рахманкулова, композитор Рөстәм Яхин Апакайларга бүләк иткән пластинка тышлыкларына теләкләрен язган булганнар.

Илһан бүгенге көндә татар дөньясында барган барлык хәлләрдән хәбәрдар. Ул татар матбугатын алдыра, татар сайтларын укып бара, социаль челтәрләрдә милләттәшләре белән актив аралаша. Вакыты тыгыз булса да, тупланманы тулыландыру эшен туктатмый. “Соңгы тапкыр магнит тасмасыннан дүрт сәгатьлек татар концертын күчердем, блогым бик баеды, мин моңа чиксез шатмын. Алга таба җырларның аудиосын гына элеп калмыйча, сүзләрен дә күчереп язып, блогка туплап барасым килә”, - диде Илһан Садри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100