Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем клибында төшкән бабай вафат

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем клибында төшкән бабай вафат

news_top_970_100
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем клибында төшкән бабай вафат
Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең "Кил, кил", "Ай яй, яй" клипларында төшкән Язкәр бабай вафат булган. Бу турыда җырчылар икесе инстаграмдагы сәхифәләрендә язды.

"Барыбыз өчен дә үрнәк булган, хөрмәт иткән, яраткан клип героебыз Язкәр бабай бүген арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын. Аеруча безнең гаилә өчен мәңгегә истә каласың. Барысы өчен рәхмәт", - дип яза Салават Миңнеханов.

 
 
"Әй бу дөнья дигәнең... Әле генә бәхет дулкынында коендыра да, шул арада хәсрәт диңгезенә дә илтеп ыргыта икән! Буген, туганыбыз кебек якынайган, үз бабаебызга әйләнгән, "Кил,кил", "Ай яй, яй"клипларыбызның героеның берсе, гомере буе Азнакайның Чалтаймас авылында яшәп, бөтен егәрен, сәламәтлеген туган авылы усешенә багышлаган, тырыш-уңган, эчкерсез һәм киң күңелле, үрнәк гаиләсе белән, клипларны караган 5 миллион 200 мең тамашачы мәхәббәтен яулаган, күпләрне сокландырган парның берсе - Тәслия әбинең хәләл җефете Язкәр бабабыз бакыйлыкка күчте. 

Без, мәрхүмнең балаларының, оныкларының һәм Тәслия әбиебезнең олы хәсрәтен уртаклашабыз! Кемнәр Язкәр бабайны хәтерли - бергәләп аның рухына дога кылыйк! Урыны җәннәт түрендә булсын берүк! Амин!" - дип яза Гүзәлем.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Әй бу дөнья дигәнең...Әле генә бәхет дулкынында коендыра да,шул арада хәсрәт диңгезенә дә илтеп ыргыта икән! Буген,туганыбыз кебек якынайган,уз бабаебызга әйләнгән,"Кил,кил","Ай яй,яй"клипларыбызның героеның берсе,гомере буе Азнакайның Чалтаймас авылында яшәп,бөтен егәрен,сэлэмэтлеген туган авылы усешенә багышлаган,тырыш-уңган,эчкерсез хәм киң куңелле,урнәк гаиләсе белән,клипларны караган 5 миллион 200 мең тамашачы мәхәббәтен яулаган,купләрне сокландырган парның берсе-Тәслия әбинең хәләл җефете Язкәр бабабыз бакыйлыкка кучте. Без,мәрхумнең балаларының,оныкларының хэм Тәслия әбиебезнең олы хәсрәтен уртаклашабыз!Кемнәр Язкәр бабайны хәтерли-бергәләп аның рухына дога кылыйк!Урыны җәннәт турендә булсын берук!Амин!

Публикация от Guzelem (@guzelem_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100