Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов нәни оныгы Җәннәтне күрсәтте - видео

Салават Фәтхетдинов нәни оныгы Җәннәтне күрсәтте - видео

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов нәни оныгы Җәннәтне күрсәтте - видео
Җырчы Салават Фәтхетдинов нәни оныгы Җәннәт сурәтләнгән видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. 

"Кичә төнге икедә гастрольдән кайттым. Ике кыз йоклаган, ә иң кечесе Җәннәт мине көткән", - дип яза ул.

Салават Фәтхетдинов сумкаларын җәеп салган, күчтәнәчләрен алып бирә. Нәни Җәннәт тә шуларны алыша. "Монысы Хәяткә", дип бер башлыкны алып куялар. Аннары күлмәк чыгаралар. Үзенә алып кайткан күлмәкне күреп, бала ихлас шатлана. Бабасы "Бу сиңа", дигәч, Җәннәт "Миңа?!" дип сикереп сөенә.
 
Аннары Салават свитерларның кайсы кемгә булуын үзе дә оныта. "Бусы Рәйханга", дип бер свитерны алып куялар. Аннары тагын бер свитер чыга, Салават тагын "Монысы Рәйханга", ди. Җәннәт исә "Опять Рәйханга", дип гаҗәпләнә. 

"Буталып беттем инде, кызым", ди Салават бабай, киемнәрне кабат барлыq башлый. Җәннәт шул арада үзе кадәр зур пакетларны күтәреп йөри.

Инстачылар бер тавыштан диярлек Җәннәткә сокланып яза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100