Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов көн саен Әлфия Авзаловага чәчәкләр куя

Салават Фәтхетдинов көн саен Әлфия Авзаловага чәчәкләр куя

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов көн саен Әлфия Авзаловага чәчәкләр куя
Салават Фәтхетдинов концертларыннан соң көн саен Әлфия Авзалова яшәгән йортка куелган истәлек тактасы янына чәчәкләр куя. "Бүген дә көн үтте", - дип язган ул чираттагы постында.

"Рәхмәт, Салават, рәхмәт! Әлфия апаның рухын гөлләргә төргәнең өчен! Чәчәкләр ул - тамашачының мәхәббәте. Афәрин! Шушы мәхәббәтне моң алдында уртак иткәненә! Бу чәчәкләр аша син тамашачының алкышларын да, хөрмәтен дә, яратуың да Әлфия апа белән бүлешәсең", - дип яза Динә Латыйпова. 

"Бик зур рәхмәт. Салават абый, Әлфия апа - легендар җырчы", - дип язган Рәнис Габбазов.

Әмма Салават Фәтхетдинов чәчәкләр куйган саен аның бу гамәлен тәнкыйтьләүчеләр дә бик күп.

"Аны урам себерүчеләр чистарта инде. Тиз шиңә бит".
"Әлфия апага чәчәк кирәк түгел, дога кирәк".
"Сез концерттан соң чәчәкләрне куйган ишегалдында урам себерүче акылдын язадыр, концертларыгыз тизрәк бетсен дип телидер".
"Концерттан җыелган чәчәкләр генә куялар шул, көн саен үз акчаларына шуның кадәр чәчәк сатып алып куймыйлар".
"Үз акчасына алып куйса, яхшылык булыр иде. Концерттан җыелган чәчәктән өлеш чыгару гына бу".
"Бүген дә көн үтте... Шундый хис, Салават абый, көннәрең бик авыр итә синең".
"Исерекләр ул чәчәкләрне алып саталардыр инде".

"Нинди изгелекләр эшләсәң дә, кешегә ярап булмый", - дип яклаганнар Салаватны. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100