Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов көчеге турында: “Үсте, акылы юк, тик яратам”

"Мал иясенә ошый диләр бит. Үпкәли күрмә инде, Салават абый", - дип язганнар инстачылар.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов көчеге турында: “Үсте, акылы юк, тик яратам”

Салават Фәтхетдиновның “Хан” кушаматлы көчеге бар. Аны җырчының туган көненә Данир Сабиров бүләк иткән иде. Көчеге белән төшкән видеосын Салават Фәтхетдинов инстаграмына куйган.

- Дуслар, без "Хан" белән һава суларга чыктык әле. Үсте, акылы юк, тик яратам, - ди җырчы.

Халык видео астына ниләр генә язмаган:

 “Яшь чакта акыл юк инде ул”.

“Салават абый, аның акылы картайгач та булмаячак. Токымы шундый! Кайсыбер кешеләр кебек”.

“Мал иясенә ошый диләр бит. Үпкәли күрмә инде, Салават абый".

“Хаски – җигүле этләр. Аларны элек-электән чыдамлы һәм җитез булулары өчен саннаганнар. Акылын да үстереп була, карап кына җиткермәгәнсез. Аларга көненә ким дигәндә ике сәгать урамга чыгып йөрү кирәк. Ә ирексезлектә алар акылдын шаша”.

“Матур алар, тик эт сыман өрә белмиләр. Елыйлар гына”.

“Урамга чыкканда, бәйдән ычкындырырга курыкмыйсызмы? Кешегә бик ышанучан бит хаски”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100