Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза Сабитова судта 5 миллион таләп итә

Роза авторлык хокукларын даулап йөри.

news_top_970_100
Роза Сабитова судта 5 миллион таләп итә
Роза Сабитова китап нәшриятыннан 5 миллион таләп итеп, судка барган. Бу турыда "СтарХит" хәбәр итте.

Роза нәшрият аның китапларын законсыз сатып ята дип исәпли. Мораль зыянны ул 5 миллион сумга бәяләгән. Роза бу китапларны нәшрият сатканын очраклы рәвештә генә белеп алган.

Сабитованың хокукларын судта Екатерина Гордон яклаячак. "Гади кешеләр популярлыкны бик җиңел нәрсә дип белә. Бу бит - хезмәт. Роза популярлыгын еллар буенча эшләп булдырган. Табыш аңа да булырга тиеш, башка кешеләрнең кесәсенә генә түгел. Продюсерлар һәм нәшриятлар ягыннан тәртипсезлек бетеп килә", - дип сөйләгән Гордон.

  • Роза Сабитова - Россиядә билгеле димче, "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы, күп проектларда катнашкан, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә багышланган китаплар язган автор. Улы һәм кызы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100