Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат һәм "сипарат": җырчы үзенең сөт аерткан чакларын искә төшерә

Ризат һәм "сипарат": җырчы үзенең сөт аерткан чакларын искә төшерә

news_top_970_100
Ризат һәм "сипарат": җырчы үзенең сөт аерткан чакларын искә төшерә
Ризат Рамазанов үзенең туган ягына кайтып, балачагындагы хатирәсе - кул сепараторына кагылышлы хатирәләре белән уртаклаша.

"Моннан 22 ел элек мин шушы сепаратор белән бер буйда идем. Еллар узды, мин дэ үстем, ә сепаратор һаман үсмәгән. Ә сездә мондый сепараторлар сакланамы әле?"

Инстадуслары бу аппарат белән таныш булып чыккан.

"Аны бит әле җаен белеп кенә әйләндерәсе иде - артык әкрен дә ярамый, чамасыннан тыш кызу да ярамый - каймагы әйбәт булмый, әби ачулана".
"Әни безгә ышанып тапшырмый иде ул сепаратны".
"Әни иртән уятып утыртып куя иде, әйләндерә-әйләндерә йоклап китә идем, әни кулдан тотып әйләндергәч, сискәнеп уянып китә идем. Бетә микән инде дисәң, әни сөт төшәргә ачып җибәрә иде, әле мотор гына кызган икән. Үзәккә үтте ул". 
"Сугыш башланган, немец самолетлары баш очында очалар дип төш күреп уянып китсәм, әни сепаратта дөбер-шатыр сөт аерта икән".
"Каймагы тәмле, ә аны юулары, уф, иң яратмаган эш инде ул!"
"Кара ипигэ сузылып торган сөт өстенә писүк сибеп урамга чыгып чабасың... Аннан да тәмлесе юк". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100