Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинны Кыргызстанда милиция тоткарлаган - видео

Ришат Төхвәтуллинны Кыргызстан татарлары концерт куярга чакырган булган. Әмма Бишкәктә җырчы белән күңелсез хәл булган - милиция хезмәткәрләре бәйләнгән, хәтта “права”сын таләп итә башлаганнар. Җырчы әлеге хәлдән соң нинди хис-кичерешләр кичергән? Ситуация ничек тәмамланган? Бу хакта җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинны Кыргызстанда милиция тоткарлаган - видео

– Бишкәккә килүгә үк, аэропорттан безне татар җәмгыяте яшьләре каршы алды, озатып йөрде. 21 июнь көнне концерттан ресторанга чакырдылар. Без автобус белән бардык, ә озата баручы егет машинада барды. Спорт машинасында чапкан кебек газга басып йөртә, миңа кызык булып тоелды: машинаның моторын, көчен тикшереп карыйсым килде. Килеп туктагач, йөртүче машинага утырып кара диде. Утырып, “газ”га басып карадым. Машинаның ишеге дә ябык түгел иде хәтта. Якында гына милиция хезмәткәрләре булган. Дөресен әйткәндә, тышкы кыяфәтләренә карасаң, милиция дип тә әйтерлек түгел: чалбарлары хәрби кешенеке сыман, ә өсләрендә бары кара футболка гына иде. Һәм берсе миңа җикеренеп килде:

– Эй, зачем газуешь, нельзя газовать! Где права? Давай, давай, выходи, пойдем, поговорим, – дип бәйләнергә тотынды.

Ул исемен дә, кем икәнен дә әйтмәде. Шуннан соң, озата килгән малайлар милиция хезмәткәрләренә тәртип бозмавымны әйтте, тынычландырып, Татарстаннан килгән кунакларыбыз дип аңлаттылар. Минем “права”м бар, ләкин ул халыкара статуста түгел. Җитмәсә ул көнне янымда түгел иде.

Милиция хезмәткәре янына үзем дә барып, гафу үтенеп килдем. Начар ният белән эшләмәгәнемне аңлаттым, әлбәттә, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.

Шуның белән инцидент тәмам да булган. Ә Ришат Төхвәтуллин Кыргызстандагы концерты белән бик канәгать калган. Оештыручылар бу концерт вакытында үзенчәлекле рекорд куелганын әйткән. 

Ришат сөйләвенчә, бу аның төркеме белән Россиядән читтә куйган беренче сольный концерты булган. “Үзем генә чыгыш ясаганым бар чит илдә, ләкин тулаем концерт түгел”, - диде җырчы. 

- 800 кеше сыйдырышлы Кыргыз дәүләт драма театры залы тулы иде. “Туган тел” татар-башкорт берләшмәсе 30 ел эшли һәм әле бу залның тамашачылар белән беркайчан да тулганы булмаган. Концертка Кыргызстанның бөтен төбәкләреннән килгәннәр иде. “Тере Ришат Төхвәтуллинны күрергә дип килдек”, - диделәр. Берничәшәр сәгать юлда килеп, концертттан соң тагын юлга чыгып киткән кешеләр дә бар иде, мәсәлән, Алма-ата шәһәреннән дә килүчеләр булды.

Кая гына барсак да, якташларым булмаган җир юк. Туймазылар Бишкәктә дә күп икән. Сугыш ветераны, туксанны узган бабай сәхнә артына кереп, без якташлар, мин дә Туймазыдан бит дип кулымны кысты, туган җирләргә сәламнәр җиткерергә кушты. Әлбәттә, мондый тамашачылар булганда күңел дә күтәрелә.

Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребезгә традицияләребезне онытмаска кирәклеген әйтеп калдырдым. Татарлар да, кыргызлар да бергә дус-тату яши. Һәм бу дуслык һәрвакытта да булсын дип телим, - дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100