Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның экспромт башкарган җыры бәхәс чыгарган

Ришат Төхвәтуллинның экспромт башкарган җыры бәхәс чыгарган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның экспромт башкарган җыры бәхәс чыгарган
Ришат Төхвәтуллин Әкрам Даутов репертуарыннан "Туган ягым - гөлләр иле" җырын башкарган. Әлфия Афзалова башкарган бу җырга укучылары бик шатланган.

“Бик матур җырлыйсың, яшьлек хатирәсе бу!”
“Ришат, бу җырны артык бормалы итеп башкарасың шикелле”.
“Моң агыла!”

Кайбер укучыларга Ришатның курткадан булуы һәм үз-үзен тотышы ошамаган. “Сез исерек мәллә?” “Клубта салкын иде мәллә?” – дип язганнар. Бу Ришатның тәртибен тикшерүгә багышланган постка әйләнгән.

“Ришат Төхвәтуллинн ничек җырласа да килешә!”

“Ул спорт белән шөгыльләнә, алкоголь турында сүз дә була алмый”.
“Ник, исерекләр генә җырлыймыни ул? Алайса эстраданы алкашлар басып бетергән булып чыга бит инде”.
“Исерек булса да, мәхәббәттән генә”.
“Ничек язарга мөмкин исерек бит. Ришат кебек тәртипле булырга кирәк әле. Аның бит бөтен җиреннән моң агыла”.
“Пингвиннарның канатлары очар өчен түгел, болай гына. Кайбер кешеләрнең баш миләре белән дә шулай”.
“Кешегә ник теләсә нәрсәләр язалар икән?”
“Исерек кеше җырламый, акырып кына тора”.
“Исерек булса, ул кеше түгел мәллә. Ничек тели, шулай яши ала”.
“Моң агылу гына ул тәртипле бүгән сүз түгел әле”.
“Берсенә исерек булып тоела, икенчесенә куртка киюе сәер. Бу бит концерт түгел, экспромт”.
“Исерек булса, шуннан ни?”
“Шундый зыялы кеше турныда ничек шулай язарга була?”

Мондый темага киткән бәхәскә Ришатның тугры тамашачылары кушылып китеп, озын-озын постлар язганнар.

“Бигрәкләр дә инде, кешедә намус дигән әйбер юк. Ришатның нинди икәнен белмичә ничек шулай язмак кирәк? Башка сыймаслык әйбер. Ришат - ул халыкның моң чишмәсе! Аның андый сүзләр әйтергә ярамый. Халык өчен өзелеп торган кешене хурлау белмим ничек диеп әйтергә дә, мәгънәсез сүзләрегез турында уйланырга кирәк. Ришат Тухватуллин - бик матур җырлыйсыз! Сезнең җырлаганны тыңлыйсы гына килеп тора!”  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100