Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга әтисе: "Өйләнмичә авылга кайтма дип чыгарып җибәргән"

Ришат Төхвәтуллинга әтисе: "Өйләнмичә авылга кайтма дип чыгарып җибәргән"

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга әтисе: "Өйләнмичә авылга кайтма дип чыгарып җибәргән"
Ришат Төхвәтуллин юбилей концертында җырларының кызларга ничек тәэсир итүе хакында сөйләде.

"Тамашачылар җырчы үзе турында, үз язмышы турында җырлый дип уйлыйлар. “Аккошлар мәхәббәте”ндә “Чык минем юлларыма” дип җырлый торгач, күп кенә кызлар, сәхнәгә чыгып: “Мин синең юлыңа чыктым”, - диделәр.

Бу хәлгә игътибар итә башладым. “Мәхәббәтем, кайда соң син” дип җырлагач, кызлар яза башлады: “Мин монда”, - дип.

“Онытырга мине тырышма”, - дип җырлагач, “Һаман мине оныта алмыйсыңмыни”, - дип яза башладылар.

Уфага баргач, моны Зифа апа Нагаевага сөйләдем. Мин аңа “җырлар шулай тәэсир итә икән, миңа шуны исәптә тотып җыр язып бирегез әле”, - дидем. Бер-ике көннән ул Зифа апа: “Ришат, махсус шушы хәл өчен җыр яздым, ул “Тыйнак кыз” дип атала”, - ди. 

Бу җырны мин җырламадым. Аны җырлаган булсам, тыйнак кызлар күбәеп китәр иде. Бер генә проблема туа, һаман сайланырга туры килә бит әле. Әле өстәвенә авылдан килгәндә әти әйтә: “Улым, өйләнмәсәң, бүтән кайтып йөрмә инде”, - ди.

Киләсе җырның исемен әйтергә дә куркам. “Сиңа барам”, - дип атала. Матур кызлар күп”, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин һәм Венер Фәттахов сүзләренә Мурат Гайсин иҗат иткән “Сиңа барам” җырын башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100