Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин "Милләтләр кроссында" катнашкан

Танылган татар эстрадасы йолдызы Азнакай стадионын бик ошаткан.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин "Милләтләр кроссында" катнашкан

15 сентябрьдә Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында «Милләтләр кроссы-2018» бөтенроссия акциясе узды. Бу хакта районның "Маяк" газетасы яза. 

Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирделәр.

Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.

Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.

- Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100