Ринат Рахматуллин Дөбьяздагы концерты турында: "Халыкның реакциясен белү өчен исерек булып кыландым гына"

25 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Солтан Исхаков
Ринат Рахматуллин Дөбьязда исерек килеш концерт куйган дигән видео ватсапта таралды. 


Роликта җырчы идәнгә утырып җырлый, теле көрмәкләнгән килеш сөйләшә, халыкны көлдерә. Ринат Рахматуллин дөрестән дә исерек булганмы? Аңлатма сорап, Ринатка шалтыраттык.

- Дөрес түгел инде ул сүз! Тямаевны да әйттеләр бит – Чүпрәледә аракы эчеп килеп, Буада суга сикерде дип (сүз Тямаевның Буадагы концертта суга сикерүе хакында бара – ИТ). Бу да шуның кебек. Бу уен иде. 

- Сезнең тарафтан уен идемени?

- Әйе. Халыкның нинди реакциясе нинди була икән дип белер өчен. Пиар дип атала ул. Идәнгә утырулар – ул уен. Шаяру. 

- Ринат, нигә исерек булып уйныйсыз? Кеше шуннан көлгәнгәме?

- Юк. Кешенең реакциясен белер өчен.

- Нинди реакция булды соң?

- Менә, ватсапларда җибәрәләр бит. Реакция булды. Концерт чын күңелдән булды. Ниндидер бер ... (Ринат Рахматуллин бу урында ул кешене өч ямьсез сүз белән атады, аларны төшереп калдырабыз - ИТ) – ватсаптан җибәргән дә, шул йөри инде.

- Ул кешене начар дисез, үзегез үк шуны пиар өчен эшләдем дисез. Пиар өчен эшләнгән булгач, ул кеше дөрес эшләгән булып чыга бит инде. Сез максатыгызга ирешкәнсез.

- Аны бит челтәргә җибәрергә кирәк дигән сүз түгел. Мин бит аны залдагы кеше өчен генә уйнадым. Мин соцчелтәрләр өчен уйнамадым. Ниндидер бер дурагы соцчелтәргә җибәргән.

- Сез бер интервьюгызда беркайчан да эчеп чыкканым юк дип әйткән идегез.

- Юк, билгеле. Бу уен иде. Исереккә сабышкан уен иде. Халыкның реакциясе ничек булыр икән дигән уен. Мин идәнгә дә утырдым махсус рәвештә, халыкның реакциясе ничек булыр икән дип белергә. Шуларны төшереп тарату кемгәдер кирәк булган.

Мин Инстаграмда да язмакчы идем уен иде ул дип. Аннары уйладым - әй, нәрсәгә кирәк дураклар белән дурак булырга.

Исерек кеше концерт куя алмый! Миңа концерт искиткеч булды дип язалар әле һаман да... 




  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла