Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зариповны Тямаевны кабатлауда гаеплиләр: "Сәхнәгә менеп кычкырып торганчы, башта җырларга өйрән!"

Рифат Зариповны Тямаевны кабатлауда гаеплиләр: "Сәхнәгә менеп кычкырып торганчы, башта җырларга өйрән!"

news_top_970_100
Рифат Зариповны Тямаевны кабатлауда гаеплиләр: "Сәхнәгә менеп кычкырып торганчы, башта җырларга өйрән!"
Фирдүс Тямаев бер концерты вакытында залдан чыгып барган тамашачыга "Кая бара!" дип кычкырган иде. 

Рифат Зарипов Габишта булган концерт вакытында залдан чыгып киткән тамашачыга Фирдүс Тямаев кебек үк "Кая бара" дип кычкыруын яза. "Ялгыш кычкырып җибәрдем. Гафу итегез", - дип язган Рифат Зарипов һәм бу күренешнең видеосын да урнаштырган. 

"Бик дөрес кычкыргансыз, концертка килгәч, әрле-бирле йөрү бер дә килешми".
"Аптырыйм кешегә, концертка килгәч, утырып булмый микәнни ул?"
"Син Фирдүстән яхшырак җырлыйсың".
"Бик дөрес! Концертның ямен бетереп йөриләр", - дип хуплаган бер төркем инстадуслары.

Ә кемнәргәдер бу кычкыру ошамаган.


"Обязательно Тямай артыннан кабатларга кирәкме? Башта җырларга өйрән, сәхнәгә менеп кычкырып торганчы". 
"Адәм көлкесе". 
"Концерт вакытында чикерткәләнеп йөрү килешми, җырчыны кимсетү. Әмма тыйнаклык ирләрне бизи". 
"Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың инде".

"Язарга телисең икән, мактап яз, нигә бүтән артистны кыстырырга, алар бит дуслар, аларга кыен", - дип язган тагын бер укучы. 

Дөреслек булсын өчен әйтик: татар эстрадасына "Кая бара!" дип кычкыруны иң беренче булып Илгиз Шәйхразиев кертте. Көтү көткән вакытта ул сыерларга "Кая бара!" дип кычкыруы хакында язган иде.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100