Рамил Шәрәпов: Нормальный кеше җомга, шимбә өйләнә, мин дүшәмбе өйләндем

15 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Шәрәповлар гаиләсе агач туйларын бәйрәм итә.
"Апрель ае безнең гаилә өчен бәйрәмнәрдән генә тора.12 апрель ЗАГСка бардык та Земфира белән, язылышып чыктык. Икәү генә идек, халык җыеп тормадык! 13 апрель туган көн булды. Нормальный кеше пятница, суббота өйләнә, мин ПОНЕДЕЛЬНИК өйләндем (минеке кешечә түгел). Чөнки графикта башка буш көн юк иде, гастрольләр. Иртүк Казанга барып, Мәрҗани мәчетендә никах укыттык (никах укыган мулла мине күргән саен сорый...торасызмы әле ди). Кич кайтып, Адав-Толымбайда (туган авыл) Раил абыйның «ТАМАК» кафесында нәни генә туй үткәрдек! Инде 5 ел үтеп тә киткән! Бүген безнең агач туй! Котлыйм, Матурым. 5 ел бергә. Аллага шөкер, 4 яшьлек улыбыз Раян, 2 яшьлек кызыбыз Линара бар. Менә ул бәхет", - дип язган Рамил Шәрәпов.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла