Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин ут капкан машинаны сүндергәннәрен сүгенә-сүгенә видеога төшереп торган

Радик Юльякшин ут капкан машинаны сүндергәннәрен сүгенә-сүгенә видеога төшереп торган

news_top_970_100
Радик Юльякшин ут капкан машинаны сүндергәннәрен сүгенә-сүгенә видеога төшереп торган
Элвин Грей - Радик Юльякшин Инстаграмга видео элгән. Аннан аңлашылганча, блогер Булат Бравоның машинасына ут капкан. Радик Юльякшин бу хәлне видеога төшереп тора һәм башкаларны сүндерергә өнди. 

Кайбер укучылар моңа ышанмаган. Махсус оештырылган видео дип шикләнәләр. 

Ә күпләрне исә Радикның машинаны сүндермичә читтә басып торуы гаҗәпләндергән. 

"Радик, ник булышмыйсың?"
"Егетләр молодцы, сүндерә башладылар, ярый әле ут салонга күчмәде".
"Радикның сүгенгәнен беренче ишетәм".
"Бабек кына сүгенми!"
"Теләсә нинди аңлашылмаган очракта төшерергә кирәк".

Машина "Приора" булганга күрә, бу видео пранк дигән шик барлыкка килгән. "Бу - пранк, ышанмагыз!" - дип язалар.

Бабек видеоның азагында "Бу хәлдән соң Булат белән бүтән аралашмаячакбыз", ди. Бу исә барысын да гаҗәпләндергән. "Нигә Булат белән бүтән аралашмыйсыз?" дип сорыйлар. Элвин Грей бу сорауларның берсенә дә җавап бирмәгән.

Видеода сүгенү сүзләре булу сәбәпле, аны сайтка урнаштырмадык. Элвин Грейның Инстаграмына кереп карагыз.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100