Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов җырчы Алсуны бүләкләде

"Безнең республика Президенты" кулыннан бүләк алуына сөенеп, Алсу инстаграмга язып куйды.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов җырчы Алсуны бүләкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәрендә катнашты. Ул ике төбәк арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре өчен мәскәүлеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин да булды. Сәхнәдән ул Татарстан Республикасы вәкилләрен килчәчәк Республика көне белән котлады һәм төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.



"Безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте һәм Мәскәү мэры С.С.Собяниннан. Әлбәттә, һәр артист өчен тамашачы тануы мөһим. Тамашачы мәхәббәте үз хезмәтеңне Республика һәм ил җитәкчелеге дә тану белән бергә булганда - аеруча зур мәртәбә. Бер үк вакытта мәртәбә һәм җаваплылык та. Болар иҗат итәргә һәм тукталып калмаска тагын да күбрәк көч бирә. Рәхмәт", - дип язып калдырган Татарстанның атказанган артисты җырчы Алсу.

Инстачылар Алсуны котлап, аңа матур теләкләр теләкләр язып калдырган.

Благодарность Президента Республики Татарстан из рук самого Президента нашей Республики Р.Н. Минниханова @rusminnikhanov и мэра Москвы С.С. Собянина @mossobyanin  Конечно, для каждого артиста самым важным является признание публики Но Когда любовь публики подкреплена ещё и признанием твоего труда со стороны руководства Республики и страны - это огромная честь. Честь и ответственность одновременно, которые придают ещё большие силы, чтобы творить и не останавливаться на достигнутом СПАСИБО за признание

Публикация от ALSOU (@alsou_a)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100