Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаев: “Радик Юльякшинны кияү итеп күрмим һәм күрергә дә теләмим”

Җырчы Гөлназ+Радик “мәхәббәте”нә карата мөнәсәбәтен белдерде.

news_top_970_100
Рөстәм Асаев: “Радик Юльякшинны кияү итеп күрмим һәм күрергә дә теләмим”

Эстраданың иң күп чәйнәлә торган “йолдызлары” Гөлназ Асаева һәм Радик Юльякшин мәхәббәте соңгы айларда тынып торган иде. Әмма Гөлназның Казанда узган “сольный” концертына Радик тагын бер бәйләм кызыл розалар тотып килде. 

Шул уңайдан “Татар-информ” хәбәрчесе Гөлназ Асаеваның әтисе – Рөстәм Асаевтан Радик Юльякшинга мөнәсәбәте һәм булачак кияүләргә таләпләр турында сорашты.

- Рөстәм әфәнде, кызыгыз Гөлназ эстрадада гына түгел, кәләшләр рейтингында да популяр. Аны әле Ришат Төхвәтуллинга, әле Радик Юльякшинга димлиләр. Үзегез дә иртә өйләнгән кеше буларак, егет сайлауда Гөлназга киңәшләр бирәсезме?


– Аны кемгә генә кияүгә бирмәделәр инде. Мин һәрвакыт әйтә килдем: үзеңне хөрмәт итә торган, яхшы кешегә кияүгә чык, дим. Җырчымы ул, космонавтмы ул, тракторда йөриме – профессиясендә эш юк. Бары тик бәхетле итүче, бергә тату, матур итеп яши торган, чын ир-атка кияүгә чыксын дип телим.

– Радик Юльякшин белән “мәхәббәте” шактый куе булып чыкты. Имеш-мимешләр дәрәҗәсеннән узып, тәкъдим ясауга кадәр барып җитте Радик. Аларның очрашып йөрүенә мөнәсәбәтегез ничек?



– Йөрү бит ул дусларча. Мин шат кына. Гөлназ Радикның яхшы, иҗатта кирәкле, уңайлы якларын үзенә тупласа, кирәкле дип тапса, шул вакытта бар яхшы булыр. Начар яклары, әлбәттә, кирәкми. Бары тик уңай якларын гына алырга тиеш.

– Радикны кияү итеп күрәсезме соң?

– Кияү итеп күрмим дә, кияү итеп күрергә теләмим дә. Мин Радикның иҗатын да, үзен дә бик хөрмәт итәм. Әмма ул бөтенләй икенче дөньядагы кеше.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100