Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинаны "Элвин Грейдан үрнәк алып" кеше җырын бозуда гаеплиләр

Рәфинә Ганиуллинаны "Элвин Грейдан үрнәк алып" кеше җырын бозуда гаеплиләр

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинаны "Элвин Грейдан үрнәк алып" кеше җырын бозуда гаеплиләр
Рәфинә Ганиуллина Аиша белән бергә Сәгыйть Гыйбашевның хитын - "Син сөюдән чибәр" җырын башкарган. 

"Мин аңлап бетермим, нигә матур җырны болай итеп бозарга? Каян килгән бу мода? Әллә Элвин Грейдан үрнәк алалар инде? Кеше җырын бозып йөрүчеләргә бик ачуым килә минем. Җырлый алмыйсың икән, җырлама инде", - дип язган Энҗе исемле бер укучысы. 

"Гафу итегез, без саф татарча сөйләшәбез, Инстаграмны туган телебездә алып барабыз, бу җырның сүзләрен дә, көен дә бозмадык. Сезнең тырнак астыннан кер эзләвегезне аңламыйм", - дип язган Рәфинә.

"Ошамый икән - тыңламагыз, беркемне дә мәҗбүри тыңлатмыйлар. Миңа, мәсәлән, бик ошый, мин көне буе тыңларга да риза бу җырны, яңа аранжировкада", - дип яклаган Рәфинәне бер дусты. 


"Сез үзегез үк татар телен бозарга телисез, шулай бетә инде татар теле", - дип җавап биргән Энҗе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100