Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: "Тыйнаклык озын күлмәк эчендә түгел"

Рәфинә Ганиуллина: "Тыйнаклык озын күлмәк эчендә түгел"

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина: "Тыйнаклык озын күлмәк эчендә түгел"
Җырчы Рәфинә Ганиуллина Инстаграмга купальниктан төшкән фото куйган. Ә фото астына башындагы кайбер капма-каршы фикерләрләрен язган:

1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң - эш бармый; 
2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим; 
3. Укырга яратмыйм дип ялгышкан булганмын, китаплардан үзем өчен бик күп ачышлар ясыйм; 
4. Минем турында нәрсә уйларлар икән дип артык кайгырмыйм, ләкин үзем ышанган, үрнәк алырдай кешеләрнең фикеренә колак салам;   
5. Мин бик реалист кеше булуга карамастан, гел хыялларыма чумып яшим; 
6. Куйган максатларыма ирешеп, хыялларыма тугры буласым килә.

Инстачыларда җырчының фикерләре кызыксыну уятмаган. Шулай ук кыш уртасында купальниктан төшкән фото куюын да хупламаганнар: 
 
“Менә монысы кирәкми иде”... 
“Кирәкмәс иде”... 
“Болай яту килешми бит инде, берегезне обсуждать итеп туктадылар гына бит әле”.    
“Болай кирәкмәс иде. Сина тыйнаклык килешә.Чибәрлекнең дә чиге була”.
“Журналистларга эш ясадыгыз инде, хәзер бөтен газета-журнал, интернет тулачак”.    
“Минем элеккеге Рәфинәне күрәсем килә башлады, мондый карточкаларны көтмәгән идем”.
“Килешеп бетми кышкы көндә”.    
“Оятсызлыкнын чиге юк”.    
“Әстәгъфирулла... Татар эстрадасы акылдан яза башлаганмы соң? Бу нинди әкәмәт инде? Берсеннән берсе уздырырга тырышалар. Позор”.

Фотоны хупламаучыларга җырчы тагын бер фикерен белдергән. “Җәмәгать, тагын бер фикерем: тыйнаклык озын күлмәк эчендә түгел ул”, - дигән Рәфинә.

“Тыйнаклык озын күлмәк эчендә түгел, ә купальник эчендә кебек килеп чыккан”, - дип җавап язган берәү.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем башымдагы кайбер капма-каршы фикерләр 1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң - эш бармый; 2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим; 3. Укырга яратмыйм дип ялгышкан булганмын, китаплардан үзем өчен бик күп ачышлар ясыйм; 4. Минем турында нэрсэ уйларлар икән дип артык кайгырмыйм, ләкин үзем ышанган, үрнәк алырдай кешеләрнең фикеренә колак салам; 5. Мин бик реалист кеше булуга карамастан, гел хыялларыма чумып яшим; Куйган максатларыма ирешеп, хыялларыма тугъры буласым килә

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100