Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: “Əниегезне ямьсез киендергәнсез, һаман сөйләшмимени?” диючеләргә исем китә

Җырчы Рәфинә Ганиуллина үзенең Инстаграм челтәрендә балачагындагы авыр мизгелләрне искә алган. 

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина: “Əниегезне ямьсез киендергәнсез, һаман сөйләшмимени?” диючеләргә исем китә

“Иң якын кешеләрең - бертуганнарыңның терәген тоеп яшәү - бик мөһим. Əлбәттә, бу бөтен гаиләләргә дә хас дип әйтмәс идем, монда безнең кечкенәдән, әнидән башка таяныр кеше булмау да сәбәпче булгандыр, ул безне бер йодрык итеп үстерде. Киемнәр өчен сеңелләрем белән сугышкан чаклар да булды, әни әйтә торган иде: "аягымнан тотып селкесәгез дә акча җиткереп булмый" дип, шуны белеп үстек, артыкка өмет итә алмадык. Тизрәк акча эшли башлап әнине рәхәттә яшәтү хыялы белән план корган чакларыбыз истә”, - дип язган ул.

Хәтерләсәгез, җырчының әнисе Зөлфия Мансур 2016 елда инсульт кичерде. Ул вакытта табиблар аның бары 3-4 ай гына гомере калган дип әйткәннәр.

“Хәзерге заманда, нормаль әти-әниләр балаларына бик булыша, фатирын да алып бирә, укыта, туйлар ясый. Без барысын да үзебез булдырдык, әти белән әнидән акча сорау бөтенләй башка сыймаслык күренеш. Əти дигән кешебез биш кызын ташлап киткәнгә 25 ел булды, аның өчен оят булса да әйтәм, шуннан бирле без әнинең 2 төркем инвалидлык пенсиясенә яшәдек, әнигә ул вакытта 42 яшь, миңа 9, төпчек балага 2 яшь, әтидән бер тиен ярдәм булмады, типсә тимер өзә ала торган ир-ат, типмәде генә... 

Аллага шөкер, хыялыбыз чынга ашты: әнине чит илләргә дә йөрттек, фитнеска абонемент, ноутбук, яхшы кием - бәйрәм саен затлы буләк белән сөендерәбез үзен. Кызганыч, 2016 елның көзендә инсульттан соң әниебез сабый баладай зәгыйфьләнде, бүгенге көндә безнең тәрбиягә мохтаҗ, врачлар баш миенә операция ясап әнине үлемнән алып калдылар, тагын 3-4 ай яшәргә мөмкин диделәр. Көзгә 3 ел була, бу безнең бердәмлекнең көче дип уйлыйм”, - дип язган Рәфинә. 


“Əниебезне бүгенге көндә дә концертларга, театрга, рестораннарга алып барабыз, "Əниегезне ямьсез киендергәнсез, һаман сөйләшмимени? Җитәрлек шөгыльләнмисез, димәк! Яисә сетевой маркетинг аша үлемнән алып кала торган "чудопрепарат" тәкъдим итәләр 40-50 меңгә, әниегезгә шуны алып бирә алмыйсызмыни? Акча эшлисез бит сез!" - дип әйтүчеләргә исем китә. Безнең әниебез кадер-хөрмәткә бик лаек, без моны бик яхшы аңлыйбыз! Кайвакыт сүзләр артык”, - дигән җырчы. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Иң якын кешеләрең - бертуганнарыңның терәген тоеп яшәү - бик мөһим. Əлбәттә, бу бөтен гаиләләргә дә хас дип әйтмәс идем, монда безнең кечкенәдән, әнидән башка таяныр кеше булмау да сәбәпче булгандыр, ул безне бер йодырык итеп үстерде. Киемнәр өчен сеңелләрем белән сугышкан чаклар да булды, әни әйтә торган иде: «аягымнан тотып селкесәгез дә акча җиткереп булмый» дип, шуны белеп үстек, артыкка өмет итә алмадык. Тизрәк акча эшли башлап әнине рәхәттә яшәтү хыялы белэн план корган чакларыбыз истэ. Хәзерге заманда, нормаль әти-әнилэр балаларына бик булыша, фатирын да алып бирә, укыта, туйлар ясый. Без барысын да узебез булдырдык, әти белән әнидән акча сорау бөтенләй башка сыймаслык күренеш. Əти дигән кешебез биш кызын ташлап киткәнгә 25 ел булды, аның өчен оят булса да әйтәм, шуннан бирле без әнинең 2 төркем инвалидлык пенсиясенә яшәдек, әнигә ул вакытта 42 яшь, миңа 9, төпчек балага 2 яшь, әтидән бер тиен ярдәм булмады, типсә тимер өзә ала торган ир-ат, типмәде генә... Аллага шөкер, хыялыбыз чынга ашты: әнине чит илләргә дә йөрттек, фитнеска абонемент, ноутбук, яхшы кием - бәйрәм саен затлы буләк белән сөендерәбез үзен. Кызганыч, 2016 елның көзендә инсульттан соң әниебез сабый баладай зәгыйфьләнде, бүгенге көндә безнең тәрбиягә мохтаҗ, врачлар баш миенә операция ясап әнине үлемнән алып калдылар, тагын 3-4 ай яшәргә мөмкин диделәр. Көзгэ 3 ел була, бу безнең бердәмлекнең көче дип уйлыйм. Əниебезне бүгенге көндә дә концертларга, театрга, рестораннарга алып барабыз, «Əниегезне ямьсез киендергәнсез, һаман сөйләшмимени? Җитәрлек шөгыльләнмисез, димәк! Яисә сетевой маркетинг аша үлемнән алып кала торган «чудопрепарат» тәкъдим итәләр 40-50 меңгә, әниегезгә шуны алып бирә алмыйсызмыни? Акча эшлисез бит сез!» - дип әйтүчеләргә исем китә. Безнең әниебез кадер-хөрмәткә бик лаек, без моны бик яхшы аңлыйбыз! Кайвакыт сүзләр артык.. P.S Фотода ирем - Рәзил, әнием - Зөлфия, бертуган сеңлем - Резеда һәм мин #батырана #семья #туганнарым #бишбертуганкыз

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100