Полициядә төн уздырган Лилия Хәйруллинага бензин өчен акча биреп чыгарганнар

6 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/liliya_khairullina_official/
Узган төнне Лилия Хәйруллина полиция бүлекчәсендә уздырырга мәҗбүр булган, аның акча янчыгы югалган. Үзе әйтүенчә, урлаган булырга да мөмкиннәр. Җырчының акча янчыгында банк карталары белән бергә машина йөртү таныклыгы һәм документлар да булган. Бу хакта ул Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.
“Кибеттән кайткач акча янчыгымның югалганлыгын ачыкладым. Ничек югалган булуын аңламыйм. Урланганнармы әллә дип тә шикләнәм, кесәдән генә төшеп калган булырга да мөмкин. Менә шундый көн булды. Кошелек белән бөтен акчалар, карталар, документлар “очты”. Төнне полициядә каршы алдым. Табылмас инде ул... Ярата идем шуны... Моңа да карамастан рәхәт хисләр тоям. Мине хөрмәт итүче, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Берсе кофе, берсе пирожок алып килгән. Картага акча күчерделәр, бензинга да акча бирделәр. Иң мөһиме – сәламәтлек, дуслар. Калганы килде-китте. Бу хәлләрне тыныч кабул иттем”, - дип язган ул үзенең Инстаграм челтәренә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Потеряла кошелёк.. (вместе с водительским удостоверением, другими документами, карточками, дисконтками, деньгами..) Между входом в магазин ‘Бэхетле’ на Ершова и машиной ,которая находилась в метрах 30ти от входа.. Я не знаю, кто-то залез в карман или же кошелек просто выпал.. никогда не носила его отдельно от сумки.. а тут исключение из правил и фиаско такое.. Я спокойно все восприняла.. приняла ситуацию..со всеми ее затратами ..ведь в жизни есть ситуации намного сложнее ..наверное, надо смотреть на вещи проще.. Зато я узнала, как некоторые люди относятся ко мне..я сегодня больше приобрела, чем потеряла .. сижу в 03:00 ночи дома, радуюсь, что меня окружают такие замечательные люди ..это так прекрасно: огромное спасибо за кофе с пирожком, за денежки на бензин , за моральную поддержку всем, кто писал и звонил, кто закидывал денежки на карту, которая так же была украдена с кошельком )) А документы восстановлю, не бывает безвыходных ситуаций..) Всем здоровья , добра ————————————————— Менэ шундый кон булды.. кошелёк белэн ботен акчалар, карталар, документлар... ‘очты’.. Тонне полициядэ каршыладым) Табылмас инде ул..ярата идем шуны.. Мона да карамастан, рэхэт хислэр тоям .. мине хормэт итуче, битараф булмаган кешелэргэ рэхмэтемне белдерэм.. эле берсе кофе белэн пирожок алып килгэн, бензинга акча, картага акча кучерделэр.. Ин мохиме- сэламтлек, дуслар ..калганы килде-китте

Публикация от Лилия Хайруллина (@liliya_khairullina_official)



Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Азат Фазлыев: Əнигə "тазармыйча кайтырга хакың юк" дидем

Җырчы Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирə ханым яман авырудан интегә. Табиблар аңа кичекмәстән сөяк миен күчереп утыртырга кирәк дигән карарга килгән, дип язган идек. Азат сөйлəвенчə, Зөлфирə ханымга Татарстаннан гына түгел, Россиядəн дə ярдəм итүчелəр булган. Болар хакында ул "Татар радиосы"нда Назлыгөл Сөнгəтова алып барган "Менə мондый кич" тапшыруында сөйлəде.

Социаль челтәр йолдызлары

Әнвәр Нургалиевның костюмы зур ызгышка сәбәпче булган

"Җәлил бик җылы каршы алды, рәхмәтләрем тамашачыма!"- дигән гадәти бер постта кинәт кенә Әнвәр Нургалиевны тәнкыйтьли башлаганнар. Юк кына нәрсә ызгыштырган Әнвәрнең тыңлаучыларын.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла