Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Первый канал"ны Анастасия Заворотнюк турында сөйләгәне өчен судка бирергә мөмкиннәр

"Первый канал"ны Анастасия Заворотнюк турында сөйләгәне өчен судка бирергә мөмкиннәр

news_top_970_100
"Первый канал"ны Анастасия Заворотнюк турында сөйләгәне өчен судка бирергә мөмкиннәр
Җырчы, продюсер Андрей Разин "Первый канал" редакциясен "Пусть говорят" тапшыруында Анастасия Заворотнюк турында сөйләгәннәре өчен судка бирергә вәгъдә итә.

"Ласковый май" төркемен оештырган Андрей Разин Анастасиянең дусты. Соңгы көннәрдә Заворотнюкның авыр хәле турында ул мәгълүмат биреп барды. "Первый канал" Разинның сүзләрен тапшыруда кулланган.

"Алар минем сүзләрне үзләрен ничек телиләр, шулай аңлаганнар һәм контексттан тартып чыгарганнар. Ул программаны карамагыз! Мин алар белән судлашам. Бернәрсәгә дә ышанмагыз, ул безнең илдәге иң начар тапшыру", - дип язган Разин инстаграмында.

Ул Анастасия Заворотнюкның авыруында спекуляция ясаган кешеләрне гаепләгән. 

Исегезгә төшерәбез, Анастасия Заворотнюк турындагы тапшыру кичә булды. Аны безнең хәбәрчебез дә карады. Анда яңгыраган фикерләрне моннан укыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100