Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лолита ничә сум пенсия алганын әйтте

Ноябрьдән бирле башымны катыралар, ди Лолита.

news_top_970_100
Җырчы Лолита ничә сум пенсия алганын әйтте

Эстрада җырчысы Лолита Милявская пенсиясе алты мең сум чамасы булуын әйтте. Бу турыда ул «Эхо Москвы» радиосында «Винил» тапшыруында сөйләде, дип яза «Лента.ру» сайты.

Артист үзенә әле дә булса пенсия түләмәүләрен әйтә. «Минем пенсия алганым юк әле. Ноябрьдән бирле башымны катыралар. Пенсиямне саный алмыйлар. Ул алты меңнән күбрәк булмый», — ди Лолита.

Лолита Украинада эшләү сәбәпле, пенсиясе белән проблемалар чыгуын әйтә. «Мин үземнең 35 еллык стажымны раслый алмыйм. Стажымның бер өлеше, тормышымның яртысы — Украина. Аннан беркем дә минем стажымны расламый. Пенсия фондында әйткәнчә, минем стажыма өч ай җитми. Хезмәт кенәгәмне өч айга берәр кая урнаштырып торырга кирәк», — дип сөйли Лолита.

Мондый хәл бик бай булмаган картлар белән дә килеп чыгарга мөмкин бит, дип борчыла Лолита. «Ноябрьдән бирле пенсия алмыйм. Пенсиягә генә яши торган карчык булсам?» — дип сукрана  ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100