Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Папины дочки" кызы бәби көтә

Артур белән Дарья очрашып йөргәнен дә бик озак вакыт халыктан яшергән иде.

news_top_970_100
"Папины дочки" кызы бәби көтә
Актер Артур Смольянинов һәм "Папины дочки" сериалы йолдызы Дарья Мельникова гаиләсендә икенче бәби көтәләр. Дарья белән Артурның өч яшьлек уллары үсеп килә. Бу турыда "СтарХит" хәбәр итте.

Артур белән Дарья очрашып йөргәнен дә  бик озак вакыт  халыктан яшергән иде. Аларның өйләнешкәне дә шау-шулы булмаган.

"Без моннан сер ясамадык. Бардык та өйләнештек. Бөтенесе дә без сер ясады дип исәпли. Без бөтен басмаларга да әйтеп йөрмәдек - шул гына. Бу бездән башка беркемгә дә кагылмый", - дип сөйләгән иде соңрак Дарья.

Беренче бәбиен дә, аның исемен дә алар кешегә әйтмәскә тырыштылар. Дарьяның беренче улына әтисе хөрмәтенә Артур дип исем кушканнары әле күптән түгел генә билгеле булган иде. Актерлар беренче улларын да кешегә күрсәтмәскә тырышалар.

Хәзер исә Дарья Мельникова түгәрәкләнеп килгән корсагын яшерми инде. Ләкин алар үзәләре бу турыда әлегә бер мәгълүмат та бирми, диелгән бу хәбәрдә.

  • Дарья Мельникова СТС каналында 2007 елдан 2013 елга кадәр барган "Папины дочки " сериалында Женя ролен башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100