"Оялу хисе һәм тамакта төер..." Марат Бәшәровның хатыны ирен ташлап киткән

16 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/elizavetabasharova/
Театр һәм кино актеры Марат Бәшәровның хатыны Елизавета Шевыркова аерылып китүе турында әйтте. Ул бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итте. 

Артистның хатыны әйтүенчә, ул озак вакытлар бу хакта халыкка җиткерергә теләмәгән, әмма хәзер яшерүдән мәгънә юк дип саный.

"Мин кешегә ышандым. Әмма бу медальнең ике ягы булуы мөмкин түгел. Аннары мин мәхәббәт барысын да үзгәртер, төзәтер, дәвалар дип уйладым. Бәләкәй бала тәэмир итә алыр дип уйладым. Бернәрсә дә үзгәрмәде, китәргә көч җитмәде, чөнки мин кешенең башка ягын яраттым.

Оялу хисе һәм тамактагы төер... Бу рәвешчә яшәү оят, яшерү оят, әйтү дә оят. Хәзер инде яшерүнең мәгънәсе юк. Мин Марат үзендә көч табар да, аңлатма бирер дип уйладым. Әма ул кабат берни дә булмаган кыяфәт ясый. Бик кызганыч, аның дәваланырга һәм безнең гаилә, үзенең балалары, үзенең карьерасы өчен бу чиреннән баш тартырга көче җитми", - дип язган ул.

Елизавета Марат баласы Марсель белән аралашуын дәвам итәр дип өметләнгән. Малайга ике яшь. 

Декабрь азагында Марат Бәшәров хатынын кыйнап борынын сындырган иде. 

2014 елда Марат Бәшәровның беренче хатыны Екатерина Архарова иренең кул күтәрүе турында сөйләде. Марат Елизавета Шевырковага 2016 елда өйләнде.

Елизаветаның дуслары хатынны яклаган. 

"Сез ахмакка кияүгә чыккансыз һәм сезнең белән болай булмас дип уйлагансыз. Кызганыч. Бала да кызганыч. Андый ир булганчы, булмавы хәерле. Сез әйткән чир ул нәселдән килә".
"Лиза, нык булыгыз!"
"Бәхетле булыгыз!"
"Ир түгел ул. Гафу да үтенә алмый".

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Есть вещи о которых не хочется рассказывать... Потому что это не повод для гордости и радости.Это боль и разочарование. Я полюбила искренне и чисто, с большим наслаждением падала в эти отношения. Я как и любая другая девушка верила в сказку и мечтала о ней. Да, я отказывалась верить слухам и была уверенна на 100% ,что такого просто не может быть...Я верила в человека. Не может быть ,чтобы у этой медали было две стороны. Но увы...Позже я свято верила,что любовь может всё изменить,исправить,излечить.Что маленький ребенок сможет повлиять. Ничего не менялось, не хватало сил уйти, ведь полюбила я другую сторону человека. Чувства стыда и ком в горле перестали покидать. Стыдно в этом жить, стыдно скрывать, стыдно говорить. Сейчас уже нет смысла скрывать. Я ждала, что Марат найдёт в себе силы и нужные слова, чтобы прокомментировать эту ситуацию, но он снова делает вид, что ничего не произошло и всё хорошо. Мне очень жаль, что у него нет желания вылечиться и покончить с этим недугом ради нашей семьи, ради своих детей,ради своей карьеры. Много было хорошего, много было вложено сил, терпения и любви. Самое большое счастье, которое случилось в моей жизни это наш сын Марсель. Ради него надеюсь ,что мы сохраним хорошие, дружеские отношения.  #маратбашаров #мармарыч

Публикация от Елизавета Башарова (@elizavetabasharova)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла