Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Олыларны да канәгатьләндерергә кирәк”. Әнвәр Нургалиев яңа стильдә җырлый башлаячак

Башкортстанның атказанган артисты белән “Дуслык күпере” фестивалендә сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
“Олыларны да канәгатьләндерергә кирәк”. Әнвәр Нургалиев яңа стильдә җырлый башлаячак
- Әнвәр абый, сезне Татарстанда бик яраталар. Нигә ешрак килмисез?

- Минем болай да сездән кайтып кергәнем дә юк. Көз көне сездә идек, хәзер менә апрель бетеп - сездә. Бер Татарстан, бер Башкортстан, бер Ульян өлкәләрендә инде.

- Төрле район һәм төбәкләргә йөрисезме?

- Йөрим, әйе. Күптән түгел Балтачта идек, хәзер, Алла боерса, Сабага барабыз. Аннан соң безнең Чаллыда өстәмә концерт булачак. Татарстаннан кайтканыбыз да юк инде.

- Нинди яңалыклар бар? Нинди проектлар эшлисез?

- Әлегә яңа программа эшлибез, анысын әле әйтеп бетерә алмыйм. Әзрәк үземнең стильне үзгәртәсе иде. Быел яңа программага әзрәк халык җырлары да кертәм, чөнки концертларыма олылар да йөри. Яшьләр дә күп. Олыларны да канәгатьләндерергә кирәк, яшьләрне дә үзеңә каратырга кирәк. Безнең культураның киләчәге яшьләрдә.

- Сез ике республикада да рәхәтләнеп чыгыш ясыйсыз. Әйтегез әле, кайда җылырак кабул итәләр һәм тамашачылар аерыламы?

- Кайдадыр бәлки аерыладыр да, әмма минем өчен барысы да яхшы. Мине Башкортстанда үзләренчә, яхшы кабул итәләр, алар мине күптән белә. Татарстанда сагынып каршы алалар.

- Һәр артистның халык кабул итмәгән ягы бар. Артист бу турыда “Мин анда бармыйм, мине анда яратмыйлар” ди. Сезнең дә шундый як бармы?

- Минем әлегә андый җирем юк.

- Ә кайсы якларда киресенчә аеруча яраталар? Татарстанда берничә көн рәттән концертлар куеп йөри торган җирегез бармы?

- Татарстанда Чаллыда, Казанда өстәмә концертлар бирәбез. Мәскәүдә көненә икешәр концертлар куябыз. Арчада алты көн сораганнар иде, мин дүрт кенә көн алдым, - диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100