Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ольга Бузова Инстаграмда бер пост язып, миллион сум акча эшли

Ольга Бузова Инстаграмда бер пост язып, миллион сум акча эшли

news_top_970_100
Ольга Бузова Инстаграмда бер пост язып, миллион сум акча эшли
Җырчы һәм алып баручы Ольга Бузова Инстаграмда бер пост язган өчен миллион сум чамасы акча эшли. Бу турыда Forbes сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Ольга Бузова Инстаграмдагы сәхифәсенә бер реклама посты куйган өчен миллион сум тирәсе табыш ала", диелә бу хәбәрдә.

Басма белешмәсе буенча, Ольга Бузова Россиядә иң популяр Инстаграм-блогер. Аны укучылар саны 16 миллион чамасы кешедән тора.

Ольга Бузова — ТНТ каналында "Дом-2" тапшыруында катнашты, аннары Бузова әлеге реалити-шоуны алып баручы булып эшләде.

2011 елдан башлап Бузова җырчы буларак та чыгыш ясый, 2017 елда "Под звуки поцелуев" беренче альбомын чыгарды.

Күптән түгел генә Ольга инстадусларына рәхмәт әйтте, аларны Дуслар көне белән котлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100