Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның костюмы зур ызгышка сәбәпче булган

"Җәлил бик җылы каршы алды, рәхмәтләрем тамашачыма!"- дигән гадәти бер постта кинәт кенә Әнвәр Нургалиевны тәнкыйтьли башлаганнар. Юк кына нәрсә ызгыштырган Әнвәрнең тыңлаучыларын.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның костюмы зур ызгышка сәбәпче булган
Беренче комментарий ук тәнкыйтьтән башланган. "Әллә кем була башладың", - дип язган беренче укучы. Әнвәр аның үзеннән: "Ә бу нәрсәдә чагыла, хөрмәтле фейк" дип сорагач, "хөрмәтле фейк" җавап бирә алмаган. 

"Көнләшүләреннән кеше нишләргә белми" дип тынычландырганнар Әнвәрне. Әмма озак та үтми, тагын берсе: "Бөтен концертыгызда шушы кастем. Бүтән кастемыгыз юкмы әллә. Кастемнарыңны алыштыр", - дип бәйләнә башлаган. Мөгаен, ул костюм дип язарга теләгән.

Моңа Әнвәр үзе дә җавапсыз калмаган:

"Иптәш" фейк, үз-үзеңне кара инде, нык ачуыгызга тиям бугай, мин үз күңелем тойгысы белән киенәм, әй, эксперт!" дип язган.

Укучылары Әнвәрнең үзен дә, костюмын да яклаган.

"Ул аңа уңыш китерә торган костюм, чегән хатыны шулай әйткән".
"Ул һәр шәһәрдә костюм алыштырырга тиешмени? Бар кешегә дә ярап бетеп булмый, костюмнары матур".   
"Җыр саен костюм алыштыра алмый бит инде ул. Костюмын гел алыштырса да гаеп табар идегез".
"Концертка костюм карарга барасызмыни, без Әнвәрнең җырларын яратып тыңлыйбыз".

Бер укучысы исә: "Башта матур итеп кастюм дип языгыз, аннан тикшерерсез, өйрәтерсез ничек киенергә!" дип, Әнвәрнең костюмын тәнкыйтьләгән укучыны "дөресләп" җибәргән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100