Әнвәр Нургалиев: “Түзгәне өчен хатыныма рәхмәт”

18 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/anvar_nurgaliev/
Җырчы Әнвәр Нургалиев үзенең шәхси тормышы хакында еш сөйләми. Тик шушы көннәрдә ул үзенең Инстаграм челтәрендә тормыш иптәше Иринага рәхмәт сүзләре язган. 
“Иң зур байлык адәм баласында - гаилә, балалар! Яратып, сагынып көтеп торган кешен юк икән, бер эштә дә алга китеп булмый, мәгънәсе дә юктыр дөньяның. 1995 елның 16 маенда, язгы, кояшлы көнне язмыш мине 19 яшьлек матуркай белән очраштырды. Шуннан бирле Ирина җимешем белән без бергә! Тормышның барлык авырлыкларын, шатлыкларын бергә үттек. 90 нчы елларда, акчасызлык елларында җимешем миңа бик булышты. Мин – студент, ул сатучы иде. Биш ел очрашып йөрдек, шуннан соң гына өйләнештек. Улыбыз, кызыбыз туды”, - дип язган җырчы.

Әнвәр Нургалиев бәхетле булуның серен дә язган.

“Бәхет сере - тату гаилә, таза-сау, акыллы балалар. Рәхмәт сиңа җимешем! Булганың өчен, түзгәнең өчен”, - дигән ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле кон Дусларым!Буген иркеннэп бу постны язарга булдым!Ин зур байлык Эдем баласында-гаилэ,балалар!Яратып,сагынып котеп торган кешен юк икэн,бер эштэдэ алга китеп булмый,мэгнэседэ юктыр доньянын!1995 елнын,16 маенда,язгы, кояшлы конне язмыш мине очраштырды 19 йэшьлек матуркай белэн!Шуннан бирле Ирина жимешем белэн без бергэбез!Тормошнын барлык авырлыкларын,шатлыкларын бергэ уттек,90-елларнын акчасызлык елларында жимешем мина бик булышты,мин студент идем,ул сатучы иде,биш ел очрашып йоредек,шуннан сонгына ойлэнештек,улыбыз Рафаэль @_tatarrin_ туды,кызыбыз @elina.anvarovna_13 Бэхет сере-тату гаилэ,таза-сау ,акыллы балаларыгызны!Рэхмэт сина жимешембулганын очен,тузгэнен очен #гаилэ #балалар #анварнургалиев #башкортостан #татарэстрадасы #жимешем

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)





  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла