Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурия Ирсаевага Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелде

Нурия Ирсаевага Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелде

news_top_970_100
Нурия Ирсаевага Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелде
Актриса һәм режиссер Нурия Ирсаевага "Уфа шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелде. Башкортстан башкаласында мондый исемне 39нчы тапкыр тапшырдылар, дип яза "Кызыл таң".

Нурия Ирсаева — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул күп еллар дәвамында башкорт сәхнәсенең әйдәп баручы актрисасы.

Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның озак еллар дәвам иткән сәхнә дуэты һәм аларның бердәм иҗаты Башкорт академия театрыннан аерылгысыз. Еллар үткән саен Нурия Исхак кызы һәм Фидан Сафа улы сәхнәгә өлкән яшьтәге геройларны — замандашларын чыгаралар, ләкин алар тамашачылар өчен һаман да әле Хәлил һәм Галиябану, Заһир һәм Галия булып калалар, дип яза газета.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100