Нияз Җәләлов концертында гадәттән тыш хәл булуы турындагы хәбәрне кире кага

8 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Инстаграмда гаҗәп хәбәр таралды - "Кило ярым перәннек" турында җырлаган Нияз Җәләловның концертында гадәттән тыш вакыйга булган, аның телефонын урлаганнар, җырчы полиция участогына заявление язарга барган, имеш. Без Ниязның үзеннән бу хакта белештек.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бу хәлгә ачыклык кертергә теләп, җырчы белән элемтәгә чыкты.

Нияз, сезнең концертыгызда ЧП булды диләр, бу дөрес хәлме?

- Кайдан белдегез?

Инстаграмнан күрдек. Анда төшереп куйганнар. Сезнең полиция участогына барганыгызны да куйганнар.

- Куйсыннар, куйганнардыр. Инстаграм шуның өчен бит инде ул.

...

Нияз, бу дөрес хәлме соң? Ник берни дә әйтмисез?

- Сөйләшәсем килми. Минем бу турыда сөйләшәсем килми. Минем концертта ЧП булмады. Нәрсәгә ышанасыз сез аларга? Кеше нәрсә әйтмәс... 

Әлбәттә, Нияз Җәләлов турында начар хәбәрнең дөрес булмавына без бик шат. Әмма җырчыга көенергә дә кирәкмидер - гайбәт чыга икән, димәк, ул популяр дигән сүз! "Кило ярым перәннек" җырчысына зур популярлык һәм бернинди күңелсез хәлләргә дә юлыкмавын телибез!

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла