Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Николай Караченцовның хатыны: "Мин аның белән бер сулышта яшәдем"

Кичә вафат булган актер Николай Караченцовның хатыны Людмила Поргина ире гомере өчен 13 ел көрәште.

news_top_970_100
Николай Караченцовның хатыны: "Мин аның белән бер сулышта яшәдем"
Актер хастаханәдә җан биргән. Людмила Поргина хәзер үзен бушлыкта калган кебек хис итә. Журналистларга ул Караченцовның соңгы көннәрдә бөтенләй хәлсез булуын әйткән.

Танылган артист яман шештән үлде. Өченче көн кичтән аның хәле китә, 21 сәгать тирәсендә ул җан бирә. Аңа кадәр әтисе янына улы Андрей килгән булган.

"Әти күзләрен ачты, мине күргәч сөенде. Ярый әле килдем. Әни дә, нидер сизеп, реанимациягә килде. Анда инде әтинең үлгәнен әйттеләр. Аның тәне җылы иде әле", - дип сөйләгән улы "Андрей Малахов. Прямой эфир" тапшыруында. 

"Ул тыныч кына китте. Оныгыбыз, киленебез белән саубуллашты. Үзен лаек тотты. Ул моның нәрсә белән тәмамланасын яхшы белә иде, чөнки соңгы вакытларда үзен начар хис итте. Әлбәттә, мин бушлыкта калдым. Соңгы 13 ел буе мин аның тормышы белән шөгыльләндем. Мин аның белән бер сулышта яшәдем. Хәзер мин бәхетсез кеше. Әмма мин үземне кулга алачакмын", - дип сөйләгән тапшыруда Поргина. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100