"Мондый оятсызлык көтмәгән идем”. Айваз Садыров Гөлназ Сәфәрованы нәрсәдә гаепли?

12 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/aivazsadyrov/
"Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыров үзенең инстаграм челтәренә Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей арасында чыккан низагка карата кызык язма урнаштырган.
“Ялларда, минем Арчага кайтып китүдән файдаланып, күп еллар бергә концертлар алып барып йөргән кеше Гөлназ Мухина (Сәфәрова) концерт-чараларда мин әйткән барлык сүзләрне, җөмләләрне, нокталарны, өтерләрне сәер генә рәвештә үз исеменә яздырып куйган. Әле ул гына да түгел, алда булачак концертларда мин әйтергә уйлап кына куйган текстларны да ничектер сизеп, җирле ТАО аркылы үз исеменә теркәгән!

Бу гамәлләрне, кызыл тышлы китапның 911 матдәсе буенча, кешенең баш мие уйлап тапкан нәрсәләргә кул сузу дип бәяләргә мөмкин!

Ничә ел "Татар җыры"н бергә алып барган кешедән мондый оятсызлык көтмәгән идем. Гөлназ, елама да, җавап итеп видеолар да төшермә, тамашачы минем яклы булачак! Миндә барлык дәлилләр бар!” – дип язган Айваз.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ялларда минем Арчага кайтып китүдән файдаланып, күп еллар бергә концертлар алып барып йөргән кеше Гөлназ Мухина (Сәфәрова) @saffarka концерт-чараларда мин әйткән барлык сүзләрне, җөмләләрне, нокталарны, өтерләрне сәер генә рәвештә үз исеменә яздырып куйган. Әле ул гына да түгел, алда булачак концертларда мин әйтергә уйлап кына куйган текстларны да ничектер сизеп, җирле ТАО аркылы үз исеменә теркәгән! Бу гамәлләрне, кызыл тышлы китапның 911 матдәсе буенча, кешенең баш мие уйлап тапкан нәрсәләргә кул сузу дип бәяләргә мөмкин! Ничә ел "Татар җыры"н бергә алып барган кешедән мондый оятсызлык көтмәгән идем. Гөлназ, елама да, җавап итеп видеолар да төшермә, тамашачы минем яклы булачак! Миндә барлык дәлилләр бар! Сүз уңаеннан, 31 декабрьдә Арча-Аренада минем сольник булачак... #АйвазСадыров #ГөлназСәфәрова #ТатарҖыры #ТатарРадиосы #Тмтвонлайн #татарэстрадасы

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)



Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Җырның фонограмма икәнен каян белергә - Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәровадан биш киңәш

Татарстанның атказанган артисты, "Татар радиосы" алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм "Татар радиосы" баш редакторы Айваз Садыров җырчының фонограммага җырлыймы, тере тавышкамы икәнен ачыклар өчен биш киңәш тәкъдим итә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла