Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Зарипова: Мин кешеләрдән ярдәм сорыйм, әмма җәлләүгә мохтаҗ түгелмен!

Миләүшә Зарипова: Мин кешеләрдән ярдәм сорыйм, әмма җәлләүгә мохтаҗ түгелмен!

news_top_970_100
Миләүшә Зарипова: Мин кешеләрдән ярдәм сорыйм, әмма җәлләүгә мохтаҗ түгелмен!
Миләүшә Зарипова - инстаблогер. Ул үзен "Инвалид коляскасындагы леди" дип таныштыра. Язмыш аңа бик авыр сынаулар бирсә дә, сынмыйча, көчле булып калган, соклангыч хатын-кыз ул. Бизнесы бар, уңышлы эшли. Инстаграмда аны 24 меңнән артык язылучы укып бара. 

Миләүшә ханымның чираттагы посты уйланырга мәҗбүр итә.

"Күптән түгел ишегалдында утырам. Яныма бер хатын-кыз килде дә, "Мин сезне шундый җәллим, сез бит инвалид коляскасында" ди. Мин хәтта югалып калдым. Югалуымнан, аңа сүз дә әйтә алмадым.

Мин монда тормышка сөенеп утырам, елмаям, ә читтән карап торышка җәлләтәм икән. Сәер бу.

Беләсезме, җәлләү ул шәп ярдәмче түгел. Кешеләр ярдәм сорасалар гына, аларны җәлләргә һәм булышырга кирәк. Кешегә чыннан да ярдәм кирәк булса, аңа чын күңелдән булышырга кирәк. 

Әмма әгәр дә сездән ярдәм сорамыйлар икән, җәлләвең белән кешегә тыкшынмаска кирәк, гәрчә ул коляскада булса да.

Әгәр дә инде инвалид күрүгә хисләнәсез икән, "Сезгә ярдәм кирәкмиме?" дип сорый аласыз. Әгәр аңа ярдәм кирәксә, ул сезгә әйтер.  

Җәлләп, тыкшыну - ул авыр сумкалар күтәргән, кибеттән кайтып килгән кешеләрне җәлләүгә тиң. Алар да бит эштән арган, ә сез аларга җәлләвегез турында әйтәсез. Сәер бит, килешәсезме?

Инвалид кеше дә нәкъ шулай.

Миңа көн саен диярлек кешеләрдән бордюр яки баскыч аркылы чыгаруларын сорарга туры килә, әмма миңа җәлләү кирәкми. Инвалид кеше ул мескен түгел. Инвалидлык, киресенчә, характерны көчәйтү өчен этәргеч булып тора", - дип язган Миләүшә ханым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100