Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Миңа сезнең акча җәл"

"Миңа сезнең акча җәл"

news_top_970_100
"Миңа сезнең акча җәл"
Файдалы туклануга багышланган блог алып баручы Кукмара кызы Айгөл кибеттә ризык алган хатын-кызны күзәтеп торган да, аның акчасын җәлләп, пост язган.

"Бик күпләрдән дөрес туклану кыйммәткә төшә дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин мин хәзер киресен расларга тырышырмын. Кичә авыл кибетендә шактый озак чиратта торырга туры килде. Миннән алда торган апа күпләп продукция җыйды. Чиратта торганда мин "шпионнарча" һәрвакыт кешенең нәрсә алуына игътибар итәм һәм эчемнән генә алынган продукциягә "анализ" ясап куям. Миннән алда торган апа менә ниләр алды: копчёный балык, колбаса, шпрот, кыяр, килолы конфетлар, Lays, көнбагыш мае, чиләкле майонез, банан, свежий балык, чәкчәк, лимонад, натураль сок, мороженое, печенье-перәннек. Продукция өчен 5000гә якын акчасын чыгарып салды. Ии жәлләдем инде шул акчаны... Бу кадәр бәягә әллә нинди файдалы ризыклар алып булыр иде бит, дим!.. Сезнеңчә бу апа ниләр алып ялгышмады?" - дип сорый Айгөл.

"Мин дә башта бик игътибар бирми идем, күз кызыга, әхә, менә бу тәмлүшкә дип, корзина да җыела инде. Кассага килгәч баш кашыйсын инде "нәрсә җыйдым мин анда" дип. Бер карасан бер җүнле нәрсә булмый. Дөрес туклануга кереп киткәч, ашауга, продуктларга караш үзгәрде, кибеткә кергәч тә конкретно нәрсә алачагымны да беләм", - дип җавап язган аңа бер инстадашы.

"Дөрес туклану рәвешенә күчкәч, игътибар итә башладым. Продуктларның составын укып, кирәклесен, файдалысын гына алырга тырышам. Сәламәтлеккә зыян китерәсе килми шул", - дигән тагын берсе.

Ә сез сәламәт туклану тарафдарымы?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бик күпләрдән дөрес туклану кыйммәткә төшә дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин мин хәзер киресен расларга тырышырмын. Кичә авыл кибетендә шактый озак чиратта торырга туры килде. Миннән алда торган апа күпләп продукция җыйды. Чиратта торганда мин "шпионнарча" һәрвакыт кешенең нәрсә алуына игътибар итәм һәм эчемнән генә алынган продукциягә "анализ" ясап куям (минем кебекләр бармы тагын?) Миннән алда торган апа менә ниләр алды: копчёный балык, колбаса, шпрот, кыяр, килолы конфетлар, Lays, көнбагыш мае, чиләкле майонез, банан, свежий балык, чәкчәк, лимонад, натураль сок, мороженое, печенье-перәннек. Продукция өчен 5000гә якын акчасын чыгарып салды. Ии жәлләдем инде шул акчаны... Бу кадәр бәягә әллә нинди файдалы ризыклар алып булыр иде бит, дим!.. Сезнеңчә бу апа ниләр алып ялгышмады? Сез үзегезнең продукция кәрзиненә игътибар итәсезме, әллә күз төшкән әйберне җыеп кайтасызмы?

Публикация от Айгөл (@tatarcha_pp)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100