Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Бәшәров тагын аерылышты

Марат Бәшәров тагын аерылышты

news_top_970_100
Марат Бәшәров тагын аерылышты

Актер Марат Бәшәров хатыны Елизавета Шеверкова белән рәсми рәвештә аерылышты. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәрчесе судтан хәбәр иткән.

Ир белән хатын судка килмәгән. Алар урынына адвокатлар очрашкан. Утырыш ябык режимда узган. Елизаветаның юристы Нелли Макарова сүзләренчә, актерга алиментлар турында килешү җибәргәннәр. Килешүне нотариуста теркәргә кирәк. «Уртак бала хакына, элеккеге ир белән хатын яхшы мөнәсәбәттә калачак», дип өстәгән адвокат.

2018 елның декабрендә Бәшәровның хатынының борыны сынган, ул хастаханәгә эләккән, дигән  чыкты. «Марат Бәшәров хатынын вәхшиләрчә кыйнаган», дип тә язганнар иде. Елизавета ул вакытта табибларга мөрәҗәгать иткән. Елизаветаның абыйсы сүзләренчә, аны ире кыйнаган. Ул исерек булган.

Елизавета аерылышу өчен судка гариза биргәнен Бәшәров социаль челтәрдән генә белгән. Ачуы чыгып, Фейсбукта пост та язган булган. Соңрак Бәшәров бу постын бетергән. Март башында Марат Бәшәров аерылышуы турындагы хәбәрләрне кире каккан иде. «Әле генә ялдан кайттык. Безнең барысы да шәп», — дип сөйләгән Марат Бәшәров.

  • Марат Бәшәров һәм Елизавета Шеверкова 2017 елда өйләнеште. Аларның балигъ булмаган баласы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100